Әлифба музее кайда урнашкан яки беренче әсбап турында башка кызыклы фактлар...
Иртәгә 1нче сентябрь. Иң матур көн – Белем иленә ишекләр ачыла! Бу көнне һәркем – олымы-кечеме – беренче тапкыр мәктәпкә укырга барган минутларын искә төшерә: дулкынланудан йөрәк күкрәк читлегеннән бәреп чыгар төсле тибә, өстә – матур мәктәп формасы, кулда – гөлләмә, ә букчада – китап. Ул – Әлифба!
Әйткәндәй, дуслар, Әлифбаны кочаклап, беренче тапкыр мәктәпкә баругызга ничә ел тулды? Мин 47 ел элек укырга төшкәнмен! Әнә иң якын сердәшем – Әлифбам! Аның тышындагы гөлләмә тоткан мәктәп укучысын һәр кызчык үзе итеп тойгандыр...
1965 елдан башлап һәр татар баласы 50 ел буе нәкъ менә шул – Сәләй Вәгыйзов (Сөләйман Хәлиуллин) һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова-Вәгыйзова язган Әлифба буенча укырга, язарга өйрәнгән. Галимнәр әйтүенчә, чит илләрдә яшәүче татар балалары әле бүген дә нәкъ менә шушы Әлифбаны куллана икән.
Санкт-Петербургның бер галиме бөтен дөньядагы Букварь һәм Әлифбалар буенча докторлык диссертациясе язган булган һәм нәкъ менә Сәләй Вәгыйзов Әлифбасын иң яхшысы дип аерып куйган. Бу Әлифба 50 ел эчендә 40 мәртәбә басыла.
Беренче басмасы 1965 елда чыкса, Әлифбаның гомуми тиражы исә миллионнан артып китә. Моннан тыш Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова-Вәгыйзова татар телен өйрәнү методикасы буенча 43 (кайбер чыганакларда 45 диелә) китап язалар.
АЛТМЫШ БИШ ТЕЛДӘ…
Әлифба музее Русиядә бер генә. Алай гына да түгел, музей хезмәткәрләре аны дөньяда бер генә, ди. Шуңа күрә дә аларга Норвегия, Финляндия, Германия, Франция, Италия, АКШ, Кытай һәм башка илләрдән экскурсиягә киләләр. Кунаклар, беренче эш итеп, туган телләрендәге әлифбаны эзли башлый. Әгәр тапсалар, сабый бала кебек сөенәләр икән.
– Әйе, музейның даны еракларга таралган, – ди Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев. – Безгә дип махсус атап килүчеләр дә бар. Узган ел булган бер хәлне сөйлим әле. Ингушетиянең мәгариф министры килгән иде. «Сезнең хакта интернеттан укып белдем. Музейда ингуш телендәге әлифба бармы?» – диде. Киштәләргә тезелгән әлифбалар арасыннан ингушныкын алып бирдем. И, сөенде инде министр!
«Бу бит мин укыган әлифба», – диде. Безнең белән туганнарча саубуллашты.
Музейда бүген барлыгы 65 телдәге әлифба бар. Башта шуны әйтим: нәкъ егерме ел элек оешкан бу музейны болай дан казаныр дип уйламаганнар. Ниятнең һәм эшнең башы татар әлифбасы авторлары – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага барып тоташа. Мөгаллимнәр, эштән киткәндә, Арча педагогия көллиятенә үзләре «тудырган» Әлифбаны, башка кадерле ядкарьләрне бүләк итә. Шул вакытта көллият коллективы, үзара киңәшләшкәннән соң, Әлифба музее булдырырга карар кыла.
Безнең музей – Әлифбалар тарихы гына түгел ул, ә ата-бабаларыбызның ничек итеп гыйлем үрләрен яулаулары турында да, – ди Дамир Таҗиев. – Менә, карагыз, 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзегән татар телендәге беренче әлифба. Ә менә монысы – Мәскәүдә 1634 елда басылган Василий Бурцовның беренче рус әлифбасы. Әлбәттә, болар күчермәләр генә. Ләкин бу бит – тарих. Монда төрле милләтләрнең тарихына сәяхәт кылып кайтырга була. Мәгълүм булганча, шәкертләр элегрәк укырга кайда яхшы мөгаллим бар, шунда юнәлгәннәр. Мисал өчен, күренекле дин белгече Габделнасыйр Курсави (1776–1812), Бохарада белем алып кайтканнан соң, туган авылы Курсада (Арча районы) мәдрәсә оештыра. Бирегә бөтен тирә‑яктан укырга килә башлыйлар. Шулай ук ул чорда Ташкичү авылында да көчле мәдрәсә эшли. Андый гыйлемле мөгаллимнәр башка төбәкләрдә дә була. Безнең музейда шул чорга караган шактый дәреслек, аларның күчермәләре бар. Боларның барысы турында да кунакларга бәйнә‑бәйнә сөйлибез.
КАЙБЕР ФАКТЛАР:
Беренче славян әлифбасы Львов шәһәрендә басыла. Авторы – Иван Федоров. Унбишәр юллы кырык биттән торган әлеге беренче әсбапның бердәнбер данәсе Гарвард университетында саклана. (Аерым сәбәпләр аркасында Федоровның әлифбасы Русиядә популярлык казанмаган).
Бик күп гасырлар буенча татар гаиләләрендә Коръән төп китап саналган.
Беренче татар әлифбасын 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзи. Нәкъ шушы чорда 1нче Казан ирләр гимназиясендә татар телен өйрәтү сыйныфлары ачыла. Хәлфиннең әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә басыла һәм берничә дистә ел татар телендә укырга-язарга өйрәнү өчен бердәнбер укыту әсбабы була.
XX гасыр башын татар милләте өчен алгарышлы дәвер дип атап була. Күп кенә урыннарда кыска вакыт эчендә укытучылар әзерләү курслары эшли башлый. Биредә ирләр дә, хатын-кызлар да укый. Яңа дәреслекләр бастыруга зур игътибар бирелә. «Әлифба»да рус букварьларыннан алынган рәсемнәр күренә башлый. Дөрес, татар дәреслекләрендә сурәтләрнең урынсызлыгы турында каты бәхәсләр дәвам итә. Тик алдынгы карашлы авторлар текстларын барыбер рәсемнәр белән тулыландыра.
1919 елның 26 декабреннән 8 яшьтән 50 яшькә кадәр укый‑яза белмәгән барлык кешеләрнең үз теләкләре буенча йә татар телендә, йә рус телендә белем алырга хокуклы булулары турында декрет чыгарыла.
1928 елда латин графикасы – Яңалиф кертелә. Яңалифтә 33 хәреф була. Ул 1938 елга кадәр кулланылышта була. Аннан кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы керә.
Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев тарихка өч графикада татар әлифбасын эшләгән гаҗәеп шәхес буларак кереп кала. Башта – гарәп, латин графикасында, соңрак кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы төзи.
Фото: libex.ru, demo.multiurok.ru, barakat-shop.ru