Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 август 2022, 12:54

Русиядә беренче күпкатлы агач йорт төзелгән

Вологда өлкәсенең Сокол шәһәрендә Русиядә беренче күпкатлы агач йорт төзегәннәр.

Русиядә беренче күпкатлы агач йорт төзелгән
Русиядә беренче күпкатлы агач йорт төзелгән

Дүрт катлы бинада - 32 квартира. Алар 45тән 65 квадрат метр зурлыктагы бер һәм ике бүлмәле фатирлар. Баскычлары янмый торган материалдан ясалган.
Йортның панельләре югары төгәллек һәм ярыкларсыз башкарылган. CLT-панельдән күпкатлы йортлар төзү экологиягә ярашлы һәм перспективалы технология дип атала. Русиядә моңа кадәр бу технология белән бер йорт та төзелмәгән булган.
Экспертлар күпкатлы агач йортларны хәвефсез һәм озакка чыдамлы дип саныйлар. Мондый биналар без күреп күнеккән брус йортлардан аерылып тора һәм ул йөз елга кадәр хезмәт итә алачак. Өстәвенә, агач төзелеш материалларын дөрес файдаланган очракта ул тимербетон конструкциягә караганда арзангарак төшә.

Фото: rg.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: