Болар кызыклы!
24 август 2022, 10:01

Татар сәнгать мәктәбе ачыла

Биредә ул бердәнбер учак.

Татар сәнгать мәктәбе ачылаТатар сәнгать мәктәбе ачыла
Татар сәнгать мәктәбе ачыла

Биредә ул бердәнбер учак.

 

Казахстанда ачылачак Татар сәнгать мәктәбе Татар сәнгать мәктәбе 2022 елның 10 сентябрендә яңа бинада эшли башлаячак. Татар сәнгать мәктәбе бу республикада бердәнбер шундый мәгариф учагы.

Мәктәп быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә.Татар сәнгать мәктәбенә профессиональ музыкант, баянчы, педагог, композитор-җырчы һәм татар халык ансамбльләре җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов нигез салган.

Элек уку йорты балалар бакчасы территориясендәге борынгы бинада урнашкан булган.  Әмма үткән елда  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына  яңа бина бүләк иткән иде.

Ә инде бу мәктәп зур, заманча, иркен бинада урнашкан. Анда төрле милләт балалары белем ала. Биредә татар, рус, казах, алман, әрмән, яһүд һәм башка милләт вәкилләре – 250ләп  үсмер  төрле халык җырларын, декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнәләр.

Сәмәй шәһәрендә урнашкан Татар сәнгать мәктәбе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев  танышты.

Әйткәндәй, әлеге вакытта, ягъни 22-25 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевның эш сәфәре Казахстан Республикасында дәвам итә.

Фото: БКТ.

 

Татар сәнгать мәктәбе ачыла
Татар сәнгать мәктәбе ачыла
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас