Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 август 2022, 19:44

Халык сәнгате үстереләчәк

Башкортстанда һөнәрчелек шактый киң.

Халык сәнгате үстереләчәк
Халык сәнгате үстереләчәк

Башкортстанда һөнәрчелек шактый киң.

 

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган оператив киңәшмәдә республикада халык сәнгате кәсепләрен үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Андрей Назаров ассызыклавынча, Башкортстанда һөнәрчелек шактый киң һәм 17 төр эшчәнлек алып барыла. Бу – рухи тәҗрибә тапшыру, шулай ук милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калу юнәлешендә мөһим тармак. Ул, икътисадның мөһим секторы буларак, әһәмиятле позиция булып тора.

 – Бүгенге көндә республикада 33 оешма эшли, аларның продукциясен халык сәнгате һөнәрләре өлкәсенә дә кертеп була. Алар барысы да кече һәм урта эшкуарлык субъектлары. Шул ук вакытта Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы федераль реестрында «Агыйдел" башкорт хуҗалык промыселлары” дәүләт унитар предприятиесе теркәлде. 2019 елда Русия Икътисади үсеш министрлыгы боерыгы белән "Минем бизнес" үзәген финанслау кысаларында республикада халык сәнгать һөнәрләре, һөнәрчелек эшчәнлеге, авыл һәм экология туризмы үзәге булдырылды.

Агымдагы елның беренче яртысында бу үзәккә 170тән артык һөнәрче консультация сорап мөрәҗәгать итте, – диде Андрей Назаров.

 

Премьер-министр билгеләвенчә, Башкортстанда 2022-25 елларга халык сәнгать һөнәрләрен үстерү буенча чаралар планы эшләнгән. Ул дәүләт ярдәменең төрле төрләрен, шул исәптән финанс ярдәмен күздә тота.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news/?ELEMENT_ID=57020

Халык сәнгате үстереләчәк
Халык сәнгате үстереләчәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: