Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 август 2022, 13:09

Тугры маэмай

Хабаровск аэропортында бер эт берничә атна буена юлдан күзен алмый хуҗасын көткән.

Тугры маэмай
Тугры маэмай

Битараф булмаган кешеләр өч атна буена Буран кушаматлы 8 айлык хаскины кайгырткан: ашатканнар, хуҗасын эзләгәннәр.Хуҗасын табу яисә аңа яңа хуҗа табу өчен Буранның фотосын социаль челтәрләрдә бастырганнар. Нәтиҗәдә аэропорт хезмәткәрләре хаскиның хуҗасы белән элемтәгә керүгә ирешкән. Бераздан хуҗасы аэропортка килеп, аны алып киткән.
Асылда, хуҗалары ял итәргә киткәндә, маэмайны өйдә калдырып, танышларына карарга кушканнар. Әмма маэмай аерылышуга чыдый алмаган һәм аэропортка чапкан.
Буран белән булган бу хәлдән соң хуҗалары аның муенына кыска белешмә белән каеш кидерергә вәгъдә иткәннәр.
Бу тарих Хатико исемле япон эте белән булган тарихны хәтерләтә. Фильмда Хатико эшкә киткән яраткан хуҗасын һәр көнне тимер юл станциясендә көтеп ала. Бердәнбер көнне хуҗасы эшкә киткәч, кинәт үлеп китә. Хуҗасының язмышын белмәгән Хатико 9 ел буена һәр көнне станциягә килеп, үлгәнче хуҗасын көтә.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: