Дөньяда комбучи дип аталган бу төнәтмә органик кислоталарга, ферментларга, липидлар, пробиотиклар, табигый антибиотик, хлорофилл, глюкоза, фруктоза, шикәр, витаминнар, гликозидлар, минераль матдәләргә бай, шулай ук ашказаны-эчәк юллары авыруларына каршы нәтиҗәле көрәшә, эч кату һәм эч китүләрне дәвалау үзенчәлегенә ия.
Диетологлар сүзләренә караганда, чәй гөмбәсе нигезендәге эчемлек күңел төшенкелегеннән котылырга һәм психик сәламәтлекне яхшыртырга булыша.
Әмма бу эчемлеккә каршы күрсәтмәләр дә бар. Аны кечкенә балаларга, авырлы хатыннарга һәм имезүче аналарга эчәргә ярамый. Шулай ук саруы кайнаган, ашказаны ярасы, бавыр һәм бөер авырулары, кан басымы түбән булганнарга һәм сөякләренә тоз утырган авыруларга эчәргә киңәш ителми.