Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 август 2022, 14:29

Егетләргә нинди кызлар ошамый?

Әгәр кыз егетләрнең аны ни өчен урап үтүләрен һич тә аңлый алмаса, психологлар аңа шәхси тормышына, үзенә читтән карарга киңәш итә.

Егетләргә нинди кызлар ошамый?
Егетләргә нинди кызлар ошамый?

Гел генә почмакта басып торучы, тирә-юньдәгеләр өчен күзгә артык ташланып бармаган тыйнак, оялчан тыйнак кыз гына “соры тычкан”  булып күренми.  Ир-егетләр тыйнак-оялчан кызлардан тыш, үтә дә эшлекле булып кыланган һәм мактау сүзләрен кабул итә белмәгән затларны да урап үтәргә тырышалар.

         Әгәр кыз егетләрнең аны ни өчен урап үтүләрен һич тә аңлый алмаса, психологлар аңа шәхси тормышына, үзенә читтән карарга киңәш итә.

                   Ул һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль кебек

Әгәр кыз кайда булса да, ноутбуктан башын күтәрә алмаса, күңеленә ятышлы егет белән таныша алырмы икән? Тәрбияле егетләр кызны үзенең эшләреннән аерырга базнат итми. Эш ноутбукта гына түгел, телефон яисә кәгазьләр өемендә казынуда да булырга мөмкин — башка эшкә баштан-аяк чумганнар читтән караганда бар нәрсәдән ваз кичкән төсле күренәләр.

                   Аның белән сөйләшер сүз юк

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар дөньясы бер-берсеннән шактый аерыла, әмма дөньяда икесенә дә кызыклы булырдай темалар да аз түгел. Әгәр кыз һич туктамый үзе турында гына сөйли икән — бу ир-егетләр өчен кызыл аләм. Иркен әңгәмә алып барырга гына түгел, дөньяга булган карашыгызны да киңәйтергә тырышыгыз: бәлки, сезнең булачак язмышыгызны бик нык итеп икътисад кызыксындырадыр, ә сез яңа гына бу базар яңалыклары белән танышып куйгансыз!

                   Гүзәл зат хәмер белән мавыга

Бу мәсьәләдә үзләрен контрольдә тота белмәгән, артык хәмер капкан кызлар, еш кына күңелсез хәлләргә тарыйлар, таң тугач исә аларны намуслары борчый башлый. Яхшы ир-егетләр мондый проблемаларны, ягъни кызларны,урап үтәргә тырыша.

                            Бик һавалы сыман күренә

Үз-үзенә артык ышанган һәм башкалар белән үзен әдәпсез тоткан кызлар егетләрне үзенә карата алырмы икән? Тупаслык, дорфалык — беркайчан беркемне бизәми. Читтән караганда масаю — үз-үзеңә артык ышану кебек тә күренергә мөмкин, ләкин бу һич тә алай түгел.

                            Күзләр белән очрашудан кача

Караш — танышуның иң яхшы коралы. Кешенең күзләренә карап ул синең белән кызыксынамы-юкмы икәнлеген аңлап була. Үткән заманнарда ханым-туташлар егетне карату өчен карашларын файдаланганнар. Шуңа да сез күз салган сөйкемле ир-егеттән качарга кирәкми. Аңа караш ташлап, аның белән кызыксынуыгызны аңлата аласыз. Шулай да була: эчтән үз-үзенә ышанган кызлар да таныш булмаган кешенең күзләренә туры карарга уңайсызлана. Ул чакта шушы лайфхакны кулланыгыз: сөйләшкән чакта аның ике каш арасына карагыз.

                            Үз-үзенә ышанмаган булып күренә

Кыюсызлыкны сүзләрдән генә түгел, гәүдә теле аша да аңлап- укып була. Позасы һәм ишарәләре буенча кешенең үзе турында ни уйлавын белергә мөмкин. Ир-егетләр шунда ук хатын-кызның гәүдәсе, куллары һәм ишарәләренең нервлы булуын аңлап ала. Әгәр дә бөкрәя төшсәгез, чит кешедән ябылган сыман кулларыгыз белән үз-үзегезне кочакласагыз, гел генә чәчләрегезне төзәтеп торсагыз, сезгә комплимент әйтүче табылуы икеле.

                            Комплиментларны кабул итә белми

Мактау сүзләрен кабул итә белмәгән яки кабул итәргә теләмәгән хатын-кызлар да була. Ир-егет игътибарлык билгеләре күрсәткәндә кыенсынырга кирәкми. Ул әйткәнне шунда ук кире кагарга кирәкми. Аның  “Сез нинди мөлаем!” диюенә каршы: “Син әле мине иртән күрсәң, котың очар иде”, дияргә ярамый. Аның ягымлы сүзләрен ихлас күңелдән кабул итегез һәм рәхмәт әйтергә онытмагыз.

                                     Беркайчен үзе генә калмый

Тирә-юньдә кешеләр күбрәк булган саен, сезне җентекле каравы да кыенрак. Кайбер егетләр зур компанияләрдә ял иткән кызлар белән танышырга базмыйлар, бу килешми төсле тоела аларга. Әгәр күңелегезгә ошаган егетнең игътибарын җәлеп итәргә теләсәгез, вакыт-вакыт дусларыгыздан бүленеп алыгыз: шулай иткәндә танышу мөмкинлеге күпкә зуррак.

                                      Телефоныннан аерылмый

Һәммәсе бии һәм күңел ача, ә сез телефонга чат ябышып, читтә басып торасызмы? Мондый хәлдә тәгаен егетләр белән танышып булмаячак. Читтән караганда сез социаль челтәрләргә бәйле сыман, башка бер нәрсә дә кызык түгел кебек күренәчәксез.

Ә сез нинди кеше белән танышмас идегез?

Фото: w-dog.ru

                                                               

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: