Болар кызыклы!
13 август 2022, 05:48

“Матай җене” кагылган нәрсәкәй...

Безнең якларда мотоциклдан аерыла алмаган кешеләрне нәкъ шулай атап йөртәләр.

“Матай җене” кагылган нәрсәкәй...“Матай җене” кагылган нәрсәкәй...
“Матай җене” кагылган нәрсәкәй...

Башкортстанда гына түгел, милләттәшләребез яшәгән күп кенә башка төбәкләрдә дә исеме билгеле шагыйрь һәм журналист Мөнир Вафин бик сәер хобби белән мавыга – иске мототехника тергезә. Мин аның бу мавыгуы белән кызыксындым.

– Моның әтисе механизатор булган дип уйласагыз, тирән ялгышасыз. Әтием механизатор түгел иде. Гадәттә, аталары колхозда шофер, яки тракторчы булып эшләгән кешеләрнең малайлары, хәтта кайберәүләрнең кызлары да кечкенәдән техникага оста булучан. Шулай да велосипедны әти авылда тәүгеләрдән диярлек сатып алган. Аны ул сөртеп кенә тотты. Елына бер тапкыр сүтеп майлый иде. Бу үзе бер “обряд” рәвешен ала. Башта әти озын “половой” такта сала, сүткән детальләрен тәртип белән шунда тезеп бара. Моны ул детальләр буталмасын, җыйганда җиңел булсын өчен эшли. Сүткәч, керосин белән юып, солидол белән майлап тәртип буенча җыя. Шуңа да велосипеды сәгать кебек келтерәп эшли иде. Мин аны дикъкать белән карап торам. Авылда кемдер матай төзәтүен ишетсә, ул мине шунда карап торырга җибәрә иде. Колхоз складлары мөдире Фатыйх абый ике көн буе “Иж Юпитер” моторын сүтеп җыйганы исемдә калган. Мин, мәктәп укучысы, аны ике көн буе карап торган идем. Мәктәптә урта сыйныфларда укыганда велосипедка мотор куеп йөри башладым. Горькийда Д-4, Д-5, Д-6 маркалы велосипед моторлары чыга иде. Кулдан алып, шуны төзәтеп йөри идем. Миннән күреп башка малайлар да велосипедларына мотор алып куйдылар. Авылда 5-6 “моторный”дан торган “моторизованная бригада” барлыкка килде. Кемнеңдер глушителе юк, кемнеңдер свеча башындагы “наконечник”ның каршылык детале алынган, нәтиҗәдә, без урамнан узганда янәшәдәге йортлардагы телевизорлар күрсәтүдән туктый иде. Мин посылторгтан детальләр китертергә өйрәндем. Чөнки почта мөдире безнең икетуган – Гыйлемафзал абый өйрәтте. Ул миңа заказ бирү өчен каталог һәм бланк бирә иде. Кирәкле детальләрне кыштан туплап куям. Башка малайларга да ярдәм итешә идем. 8 сыйныфта укыганда миңа өр-яңа “Восход-2” мотоциклы сатып алдылар. Номеры да истә калган – “14-55 БАЭ”. Шуннан китте, китте...

– Аннан күпме матай алыштырдың?

–  “Восход-2”дән   соң “Восход-2М” мотоциклым булды. Мәскәүгә барып ике тапкыр “Иж”лар алып кайтырга туры килде. Чөнки алар ирекле сатуда юк иде. Беренчесендә авылдагы ике шофер абыйга ияреп бишекле “Иж Юпитер-3” алып кайттык. Үзебез утырып. Өч тәүлектә 1500 чакрым юл узып, авылга кайтып җиттек. Яңгырлы көннәр булды, мотоциклда яңгырда көне буе барып кара, бөтен җирдән су ага. Мин Мәскәүгә киткәнче “Иж”ларда, гомумән, бишекле техникада йөргәнем юк иде. Бернинди тәҗрибәсез йөреп кайттым, дөрес, башта авыррак булды. Мәскәү тирәсендә сазлык, алда барган машина юлында чокыр булып кинәт кенә тормозга баскач, аңа бәрелмәс өчен рульне борып юл читенә төшеп киттем. Анда быгырдап торган сазлык, “КамАЗ” белән сөйрәп алдык. Цилиндр башыннан суга чумган иде. Проблемалар булмады, этеп кабынды. Минем белән йөреп кайткан абзыйлар юл авырлыгыннан икешәр ел гомеребез кыскарды диделәр. Мин гомер кыскаруга карамый, бер абыйны ияртеп кабат Мәскәүгә киттем һәм бишекле “Иж Планета-3” алып кайттык. “Иж”ларны Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр алдан язылып алалар иде. Читтән килүче безнең кебекләргә 300 сум артык акча төртергә туры килде. “Иж”лар ул елларда 1200 сум тирәсе тора иде. Мәскәүдә “Ява” магазины да бар иде. “Ява” алып кайтмавыма үкенәм.

– Гаиләдә технарь булмагач, төзәтергә кайдан өйрәндең?

– Мәктәптә укыганда “За рулем” журналы алдыра идек. Аннан күп нәрсәгә өйрәнеп була иде. Мин “зажигание” көйләргә оста булдым. Миннән башка авылда баш инженер гына аның нечкәлекләрен белә иде. Авылдашларның матайларын төзәткәләргә дә туры килде. Запчастьләрне посылторгтан китерттем. Башкорт дәүләт университетында укыганда бишексез “Иж Планета-4” сатып алдым. Шуның белән Уфадан Бәләбәйгә кайтып йөрдем. Хәзер машинада кайтырга да ирендерә.

Студент елларыннан соң матайлардан аерылып тордым. Үземнең улым үсә башлагач икәүләп тотындык. Ул 3 сыйныфта укыганда кулдан миңа балачактан таныш Д моторы куелган “Рига-13” мопеды сатып алдык. Авылда аңа бер тартма запчасть та ята иде. Сүтеп ташладым. Улым мин ялга кайтуга атнага бер детальне шкуркалап, тазартып куя, җәйге каникуллар бетәрәк буяп, җыеп бирдем. Җәй буе чабып егылып имгәнмәсен дип махсус каникул беткән чакны көттем. Улымның үзе йөри торган мондый сәер ретровелосипедтан һушы китте, һәр ялны авылга кайтуны зарыгып көтә башлады. Шуннан соң берничә ел каникулларында җәй буе шул мопедны иярләде. Аңа тагын бер дусты да иярде.

Мәскәүгә матайга баргач берәүнең машина багажнигыннан мини мопед тартып чыгарып, рульләрен урнаштырып утырып киткәнен күргән идем. Гомергә шул истә уелып калды. Башкортстанда шундый мопед сатылуын ишеткәч, Учалыга барып, аны алып кайтып җыйдык. Улым шаярып кына сатуга куйган иде, Чиләбедән килеп алып киттеләр. Шуннан соң дистәгә якын Д-5, Д-6, Д-8 моторлары җыеп саттык. Шулай ук мопедлар, мотоцикллар тергезергә туры килде. Мәктәп елларында улым берничә “Иж” сүтеп сатты. Әлбәттә, тергезеп, ягъни, төзәтеп, буяп, цинклап.

– Бу эшләрнең файдасы бармы соң?

– Матди файдасы бик юк. Чөнки запчастьләр кыйммәт. Вакыт та чамалы, ялларда гына булашабыз. Бу хобби җанга рәхәтлек бирә. Череп, күп әйберләре таралып беткән техниканың яңарып, моторы белән җырлый-җырлый, арт ягыннан төтен чыгарып чабып китүе күңелгә рәхәт. Бу шөгылебез зираттан үлгән кеше сөяген алып, ит кундырып, кешегә җан өрү кебек. Минемчә, матайның да җаны бар.

Улым мотореставратор буласы килсә дә бу һөнәрләр бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына үсешкән. Әйткәндәй, Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшинның анда “Иж-49” җыйдырып алуларын беләм. Булат улым медицина университетында укып йөри. Шулай, матай төзәтү җене аны кеше төзәтүгә алып китте. Кеше дә техника кебек, тик ул биологик техника.

 Мин үзем үскән Совет чоры техникасын яратып, күңел өчен тергезү белән генә шөгыльләнәм. Уфада профессиональ шөгыльләнүчеләр дә бар. Кандрада берәүнең дистәдән артык “Иж”ы барлыгын беләм. Уфада бер оста бар. Аның техникалары өч дистә чамасы. Бер шактый хәлле кеше музей да ачты.

– Әле нинди техникалар җыю өстендә эшлисез?

– Быел шактый борынгы “Урал” мотоциклын Белоруссиядән килеп алып киттеләр. Җыеп куелган 60нчы еллардагы В16 мопеды тора. Аны бер музей сораган иде. Ике Д6 һәм Д8Э моторы җыелып бетеп килә. “Минск” мотоциклын җыя башладык. Отпускага эш җитәрлек.

Үзебезнең йөри торган “Минск” бар. “Иж Спорт” алдык. Аңа запчастьлар җыю белән мәшгульбез. Бу СССР чорындагы иң шәп мотоцикл санала. Аны үзебез өчен бик тәмләп кенә җыябыз. Детальләр дә юк, килеп чыкса да кыйммәт.  Җыеп беткәч СССР техникаларын яратучылар клубы оештырып, ил буенча ретротехникаларда сәяхәтләргә чыгасы килә. Менә шундый чир белән авырыйм. Төзәлмәслек хроник чир.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас