Болар кызыклы!
13 Августа 2022, 04:28

Игезәк егетләр Луиза исемле кызларга өйләнгәннәр

Кәләшләренең һөнәрләре дә бер. 

Игезәк егетләр Луиза исемле кызларга өйләнгәннәрИгезәк егетләр Луиза исемле кызларга өйләнгәннәр
Игезәк егетләр Луиза исемле кызларга өйләнгәннәр

Тормышта шундый кызык хәлләр дә була икән. Уфада яшәүче игезәк егетләр Илдар белән Динар Раймановлар бер төрле исемле һәм бер төрле һөнәр ияләре булган кызларга өйләнгәннәр.

Парлар үзара алдан сөйләшмичә, никах көне итеп 10 августны сайлаганнар.

"Без һәрвакыт бер-беребезгә охшамаска тырыштык. Бәләкәй чакта әти-әниләр безне бер үк төрле киендергәннәрен дә яратмый идек, - ди Илдар. – Әмма, төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, уйларыбыз бер булып чыкты. Егетләр күп балалы гаиләдә туып-үскәннәр. Илдар медицина юлыннан киткән, инде җиде ел ашыгыч медицина ярдәме бригадасында фельдшер булып эшли. Аның сөйгәне Луизага 23 яшь.

Динар Мәскәүдә Бауман исемендәге МДТУ филиалын тәмамлаган. 10 ел анда яшәгәннән соң, Уфага күчеп кайткан, ул эшкуар. Булачак хатыны белән абыйсының никахында танышканнар. Аның да исеме Луиза һәм ул табиб-оториноларинголог булып эшли. "Бер көнне никахлашу турында Ильдар белән сөйләшкән булмады, алдан планнар белән уртаклашмаган идек, белгәч үзебез дә шаккаттык– ди Динар. - Күрәсең, безнең язмышлар алдан күкләрдә шулай язылган", - ди егет.

"Братлар" ЗАГСта 40 минут аерма белән теркәлгәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас