

Асылда, карбыз төшләре - гаҗәеп файдалы продукт. Теләсә нинди орлык тукландырыгыч микроэлементлар һәм майлар тесендә зур көчкә ия. Бу аңлашыла да, чөнки аңа тамыр системасы үсеп китеп үзаллы туклана башланганчы булачак үсемлекне туендырырга кирәк булачак.
Бу җәһәттән карбыз орлыклары чын рекордчылар. Аның 100 грамм төшләрендә 28,5 грамма аксым бар. Бу тавык йомыркасы яисә тунец балыгына караганда күбрәк.
Тик моның өчен бераз мәшәкатьләнеп алырга кирәк булачак. Карбыз төшләрен ашар алдыннын шыттырырга кирәк. Шыттырган очракта гына ул тукландыргыч була ала. Шыттырыр өчен берничә көн дымда тотарга кирәк. Аз гына шыту белән кабыгыннан арчып эчен ашарга була. Бу тере дә, файдалы да, тәмле дә продукт.