Белгечләр эш барышында деменциясе булмаган 2 миллионнан артык кеше катнашкан 38 тикшеренү материалларын тикшергән. Сыналучылар артыннан 3 ел дәвамында күзәткәннәр. Бу вакыт эчендә 74 700 пациентта зәгыйфь акыллылык барлыкка килгән. Тәҗрибәдә катнашучылардан анкета һәм интервью ярдәмендә аларның ял төрләре турында сорашканнар.
Нәтиҗәләр теге яки бу төр шөгыльләрнең нейродегенератив авырулар үсү хәвефләрен 17 процентка кадәр киметергә ярдәм итүен күрсәткән. Күңел канәгатьлеге өчен китап укучыларда яисә хат язучыларда, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, уеннар яисә музыка белән мавыгучыларда, нинди дә булса хоббилары булмаганнарга караганда, бу чирнең барлыкка килү хәвефе 23 процентка кимрәк булган. Йөрү, йөгерү, суда йөзү, велосипедта йөрү, спорт, йога, бию белән шөгыльләнү кебек физик йөкләр деменция үсешен 17 процентка киметкән.