

Гаитиның милли фонды 1925 елда җир йөзеннән юкка чыккан дип саналган магнолия чәчәген тапкан.
Магнолиянең бу төренең яфраклары уникаль булуы белән аерылып тора. Аның чәчәк таҗлары исә кар сыман ап-ак.
Белгечләр бу чәчәкнең аерым төрләренең ерак һәм калку урыннарда сакланып калу ихтималлыгын гелән фаразлаганнар. Шуңа да алар аны ничек тә эзләп табу максаты белән Гаитиның иң озын тау чылбырының Төньяк өлешенә юл алганнар. Экспедициянең өченче көнендә галимнәр бу үсемлекне эзләп табалар һәм тарихта беренче тапкыр фотога төшерәләр. Бераздан алар тагын шундый ук 16 чәчәк табалар.
Команда чәчәкләрне җентеклерәк тикшерү һәм орлыкларын җыю өчен көзен янә шушы урманга барырга җыенган.
Фото: Haiti National Trust