Болар кызыклы!
5 август 2022, 03:39

Мондый токмачтан ерак торырга кирәк тә соң...

Токмачны ашагач, үзен начар хис итә.

Мондый токмачтан ерак торырга кирәк тә соң...Мондый токмачтан ерак торырга кирәк тә соң...
Мондый токмачтан ерак торырга кирәк тә соң...

Һиндстанда 27 яшьлек хатын йортта үрчегән тычканнарны бетерү өчен бер уңайдан өй эчендәге помидорларга да тычкан агуы сипкән. Икенче көнне ул телевизор караганда тиз әзерләнүче токмач ашарга була. Ашаганда, игътибары читкә китеп, ризыгына агулы помидор өсти. Токмачны ашагач, үзен начар хис итә. Ире белән каенагасы дәваханәгә илтәләр, тик табиблар яшь хатынны коткарып кала алмый.
Ә менә Кытайда бер гаиләдә берьюлы 9 кеше тиз әзерләнүче токмач ашап агуланып үлгән. Мәрхүмнәрнең организмында көчле агубонгкрек кислотасы табылган.

Фото: Unsplash

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас