Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 август 2022, 08:56

Үлгәннән соң җан кайда була?

Чит ил галимнәре үлгәннән соң кеше җанының кайда урнашуы турында тикшерү барышында искиткеч ачыш ясаган.

Үлгәннән соң җан кайда була?
Үлгәннән соң җан кайда була?

Экспертлар раславынча, кеше җаны квант гравитациясе ярдәмендә үлемнән соң җиһандагы мәгълүматлар саклагычына китә.
Бу җәһәттән җитди тикшеренүләр 1996 елдан бирле бара. Тикшеренүләрдә физика, математика һәм психология фәннәре галимнәре катнаша. Галимнәр барысы бергә кеше җанының арытаба булмышы һәм аның үсешү ихтималлыгын аңлау өстендә эшлиләр.
Галимнәр фаразлавынча, җанның урнашкан урыны икенче бер тереклекнең баш миенең микроторбачыгында. Тикшеренүчеләр, индивидның үткән тормышындагы мәгълүматлары нәкъ шунда туплана дип инаналар.
Клиник үлем җиткәч кешенең баш мие үзенең активлыгын югалта, әмма җан үзенең "мәгълүматлар базасы" белән мөһим мәгълүматларны саклап, барлыгын дәвам итә, ди галимнәр.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: