Болар кызыклы!
5 август 2022, 03:43

Куркыныч фараз ясаган

Бу вакыйгаларның иң куркынычы моннан 250 миллион ел элек булган һәм ул чорда планетадагы тереклекнең 95 проценты һәлак булган.

Куркыныч фараз  ясаганКуркыныч фараз  ясаган
Куркыныч фараз ясаган

Япония тикшеренүчесе Тохоку Кунио Кайхо, борынгы замандагы тереклекнең билгеле зуркүләмле юкка чыгу очракларын өйрәнгәннән соң, киләчәктә планетабызны шуңа охшаш хәлләр көтүен фаразлаган. Климатолог исәпләүләренә караганда, киләсе "апокалипсис" 2500 нче елда булачак.
Планетабыз бер-бер артлы температуралар үзгәреше циклын кичерә. Экстремаль салкыннардан экстремаль эсселәр чоры җитүенә карап, кыска гына вакыт эчендә тереклекнең күп төрләре юкка чыккан вакыт җиткән.
Билгеле булуынча, соңгы 540 миллион ел эчендә Җирдә биш тапкыр тереклек юкка чыгып бетә язган. Бу вакыйгаларның иң куркынычы моннан 250 миллион ел элек булган һәм ул чорда планетадагы тереклекнең 95 проценты һәлак булган.
Япония галиме шуңа охшаш вакыйганың тагын кайчан кабатлануын ачыкларга тырышкан. Фаразлавынча, әгәр планета суыну фазасында торса, уртача һава температурасы минус 7 градуска төшсә, тереклек киңкүләмле юкка чыгачак. Ә Җир җылына башлаган очракта, мондый куркыныч хәл уртача һава температурасы 9 градуска күтәрелгәч була.
Әле планетабыз глобаль җылыну этабын кичерә һәм тереклекнең киләсе һәлак булу чоры уртача һава температурасы 9 градуска күтәрелгәч булачак, дип раслый галим.
Ә инде галимнәрнең элегрәк ясалган фаразларына караганда, уртача һава температурасы 5,2 градуска күтәрелсә, Җир йөзендәге үсемлекләр һәм хайваннар төрлелеге сизелеп кимиячәк.
Галим-климатологлар кешеләр зарарлы газларны бүгенгедәй бүлеп чыгарган очракта планетабызның гасыр ахыры җиткәнче 4,4 градуска җылынуы мөмкин дип тә күзаллый.

Фото: topcor.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас