

Корольлек властьлары Кызыл диңгез ярында — Акаба бугазыннан алып чүлгә кадәр — 170 километрлы бина төземәкче. Булачак тәхет принцы Мөхәммәт бән Сәлмән Әл Сөгуд проектның идеясен 2021 елда яңгыраткан булган. Шушы көннәрдә исә аны рәсми таныткан.
Раслауларынча, булачак мегаполис Мисырның данлыклы пирамидалары белән ярыша алачак. Әр-Рияд әлеге футуристик проектка триллион доллар юнәлтергә әзер. Әмма кала төзү өчен бу акчалар гына җитмәгәнлектән, Сәгуд Гарәбстаны чит ил инвесторларын җәлеп итмәкче.
Проектка ярашлы, шәһәр көзгеләр белән тышланган һәм үзара тоташкан ике блоктан торачак. Алар арасына тимер юл салыначак. Аның буенча каланың бер очыннан икенче очына тиз йөрүче поезд белән 20 минут эчендә барып җитеп булачак. Автомобиль юлы төзелмәячәк, димәк, зыянлы калдыклар бүлеп чыгару да булмаячак.
Шәһәр даими ясалучы чыганаклар исәбенә энергия белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Кала үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итә алсын өчен, бакчалар һәм фермалар да төзеләчәк. Mirror Line дип аталачак бу шәһәрдә халыкка күңел ачу өчен җирдән 300 метр биеклектә стадион төзеләчәк. Бинаның биеклеге — 500, киңлеге 200 метр булачак.
Мөхәммәт бән Сәлмән әл-Сөгуд белдерүенчә, әлеге проект шәһәрдә яшәүчеләр каршында торган мәсьәләләрне хәл итәчәк һәм яшәүнең альтернатив ысулларын күрсәтәчәк.
Фото: RB.ru