

Бу хакта “Иван-чәй җитештерүчеләр союзы” ассоциациясе рәисе Александр Хлынов белдерә.
Аның сүзләренә ярашлы, әле бу продуктның бер килограммы 1 мең сумга якын тора. Кибетләрдә исә аның 50 граммлы бер кабы — 150 сум. Хлынов белдерүенчә, иван-чәйне авыл хуҗалыгы үсемлеге итеп сәнәгать алымы белән үстерү һәм машина белән җыю хисабына әзер продукциянең бәясен шактый төшерергә мөмкин. Кибет киштәләренә аның бер килограммын 350 — 450 сум белән чыгармакчылар. Нәтиҗәдә, 2030 елга 35 процентка кадәр үзебезнең ил базарын яуламакчылар.
Алдагы адымнары — иван-чәйне рус эчемлеге итеп танытып, дөнья базарына чыгаруга ирешү.