

Бер нәсел дәвамчылары Шәҗәрә бәйрәмен оештырды.
18 июньдә Чакмагыш районы Яңа Балак авылында Хәлимовлар нәселенең Шәҗәрә бәйрәме үтте. Шәҗәрә 1700нче елдан башлана һәм үз эченә 10 буынны ала, якынча 350 кеше турында мәгълүмат бирелә.
Яңа Балак авылына 1908 елда нигез салына. Иске Балак авылының бер ягында янгын чыккач, 50дән артык хуҗалык 6-7 чакрым ераклыктагы урман эченә, 7 чишмәле урынга күчеп килеп, Яңа Балак авылына нигез салган. Авылдашлар башта землянкаларда яшәгән. Аннан соң урманны кисә барып өйләр, каралтылар төзегәннәр. 1917 елгы халык исәбен алу вакытына Яңа Балакта 98 хуҗалыкта 518 кеше яшәгән. Алар арасында Сабир Габделхәлим улы Хәлимовның һәм Нурҗиһан Төхфәт кызы Фәхруллинаның гаиләсе дә бар. Аларның 8 баласы булган, 7се исән-сау булып үскән. Сабир һәм Нурҗиһан бик тырыш булганнар. Үзләренең басулары, умарталыклары, ишле мал-туары, алма бакчасы булган, 100 еллык бер алмагачлары әле булса исән, җимеш бирә.
Дүрт уллары – Гариф, Нәҗип, Хәбиб, Харис Бөек Ватан сугышында катнашканнар, 4-се дә исән кайткан. Ә Сабир үзе хезмәт армиясенә алынган. Сугыш беткәч, 1945 елда ачлыктан, дизентериядән үлгән. Кайда җирләнгәнлеге билгесез.
Гарифның – 4, Нурзидәнең – 7, Нәҗипнең – 8, Хәбибнең – 1, Харисның – 5, Нәфисәнең – 3, Мәүаның 3 баласы була. Нурзидә – 2нче дәрәҗә, Харисның хатыны Нәкыя – III дәрәҗә, Нәҗипнең хатыны Хөдүдә I дәрәҗә “Ана даны” медале белән бүләкләнгәннәр.
Сабирның бертуган энесе Габдрәкыйп 1942 елда Сталинградта үлгән. Ике улы – Мөгаллим һәм Мөнир сугыштан исән кайтканнар.
Бу нәселдән укытучылар, нефтьчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, табиблар, сәүдә тармагы җитәкчеләре, инженерлар, төзүчеләр, юристлар чыккан. Шул исәптән ике техник фәннәр докторы – Әндәлис Гариф улы Хәлимов (профессор), Айрат Әндәлис улы Хәлимов; техник фәннәр кандидаты – Фирдәвис Гариф улы Хәлимов Салават Юлаев ордены кавалеры, “РФнең атказанган нефть сәнәгате хезмәткәре”; Нәфисә Сабир кызы Хәлимова “БР халык мәгарифе отличнигы”; Илгиз Нәҗип улы Хәлимов – “Башкортстанның атказанган төзүчесе”, Зәйтүнә Нәҗип кызы Сәетова “РФнең Сәламәтлек саклау отличнигы” һ.б.
Нәсел шәҗәрәсен төзү, туганнарны җыю эшен Ирек Харис улы берничә ел элек башлаган иде инде. Ирек абыйның эшчәнлеге, тырышлыгы күп кешеләргә үрнәк булырлык һәм булыр дип ышанабыз.
Ирек абый 1954 елда Яңа Балак авылында Нәкыя һәм Харис Хәлимовлар гаиләсендә туган. 1968 елда Яңа Балак авылында сигезьеллык мәктәп ябылып (хәлбуки, аны бер авырлыксыз саклап калып булса да), башлангыч сыйныфлар гына калдырылу авылның бетү ягына китүенә сәбәп булган. Ул елны Рәҗәп урта мәктәбенә йөреп укый башлаган 173 (!) укучының берсе Ирек Харис улы була.
Урта белем турында аттестат алгач ул БДУның тарих факультетын тәмамлый. Унике ел заводта эшли, бригадир, мастер, цех парторгы, цех җитәкчесе урынбасары була. Күп еллар Уфаның Калинин районы комитетында оештыручы вазифасында нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә, төрле урыннарда хуҗалык эшләрендә эшли, үзен ышанычлы хезмәткәр, оста оештыручы кешеләрне үз мисалында эшкә әйдәүче, башлап йөрүче актив җәмәгатьче итеп таныта, хезмәт сөючән булуы белән абруй казана. Җәмәгате белән ике бала: бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, 7 оныклары бар.
Соңгы елларда Ирек абый бушап калган туган нигезен кабат тергезүгә күп көч салды, аны матурлады, җан өрде, нәсел шәҗәрәсен төзеде һәм бәйрәмне үзе туып-үскән нигездә оештырды. Актив пенсионер буларак, авылны саклап калу өчен кулыннан килгәнчә тырышлыгын кызганмый. Табигате белән кешеләргә ярдәмчел Ирек абый “бу үземнеке”, “бу чит” дип кеше аермый, ярдәм итәргә ашыга. Авылыбызда сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә стела ачуда башлап йөрүчеләрдән булды һәм бер айлык пенсиясен шул изге эшкә бүләк итте. Арытаба да авылны яшәтү өчен уй-хыяллар белән тынгысыз яшәештә Ирек Харис улы.
Беренче очрашуга дүрт дистәдән артык нәсел дәвамчылары кайткан иде. Бу юлы өлкәнрәкләр җыелды. Бакыйлыкка күчкән ата-бабалар, туганнар каберенә барып зират кылдылар. Бернинди хәмерсез, әдәп белән мул табын корып оештырылган мәгънәле зур чара бик күңелле үтте. Хәлимовларның Шәҗәрә бәйрәме авылга ямь бирде.
Киләсе очрашулар насыйп булсын, яшь буыннар да ул көнне көтеп, әзерләнеп тора. Бу күркәм нәсел дәвамчыларының уйлары – буыннар бәйләнешен саклап, балаларны, оныкларны таныштырып, берләштереп туганлыкны саклау!