

Атлар фестивале узачак.
29 - 30 июль көннәрендә Баймак районының билгеле Граф күле буенда масштаблы проект - «Башкорт аты» токымлы атларның республика фестивале уза.
Фестиваль Башкортстан Республикасында елкычылык, кымызчылык һәм халык кәсепчелеге традицияләрен саклауга, үстерүгә, башкорт токымлы атларның санын арттыруга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.
Проектта катнашучыларны һәм тамашачыларны бай һәм кызыклы программа көтә. Традицион ат – спорт ярышлары, башкорт халык уены «Ылак», «Бәйге» ат чабышлары, ат өстендә көрәш - «Аударыш» , «Тай-тулак» атларны иң яхшы йөртүчеләр ярышлары һәм башка чаралар оештырылачак.
Этник тематикага зур мәйдан биреләчәк, төрле күргәзмәләр һәм мастер-класслар эшләячәк. Моннан тыш, сәнгать кәсепчелеге һәм остаханәләр, ат иярләү җиһазлары ясау белән шөгыльләнүче осталар, һөнәрчеләр катнашлыгында конкурс узачак.
Форум кысаларына эшлекле программа кертелгән, фестивальнең соңгы көненә зур концерт билгеләнгән.