

Медицина фәннәре докторы һәм дерматолог Хоуп Митчелл чәчләр ныклап коелган очракта башка массаж ясарга киңәш итә. Әйтүенчә, массаж чәч фолликулаларында кан әйләнешен яхшырта. Массажны кокос яки кастор мае белән эшләгәндә яхшырак булачак. Чөнки алар ялкынсынуга каршы үзенчәлекләргә ия. Моннан тыш, розмарин һәм жожоба майларын куллану да яхшы нәтиҗә бирә.
Дерматолог Дхавал Бханусали әйтүенчә, кофеин нигезендәге шампунь чәч үсүен тизләтергә ярдәм итә. Бу компонент пеләшләнүгә китерүче дигидротестостерон дәрәҗәсен киметергә булыша. Тик нәтиҗәне ике-өч айдан да иртәрәк көтәргә кирәкми.
Трихолог Доминик Бург исә чәч сәламәтлеге кешенең туклануына турыдан-туры бәйле дигән фикердә. Табиб сүзләренә ярашлы, рационда аксым, тимер, В12 һәм омега-3 витаминнарына бай булган азык өстенлек итәргә тиеш. Аларга бакча җиләге, шпинат, авокадо, кара җиләк, апельсин, болгар борычы бай. Брокколи, ногыт борчагы, миндаль, әстерхан чикләвеге, йомырка һәм кызыл ит чәч үсүен тизләтергә булыша.
Шулай ук чәчләребез сәламәт булсын дисәк, аны еш буяудан һәм химик бөдрәләтүне еш файдаланудан баш тартырга кирәк.