Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 июль 2022, 12:15

Кара җиләк ни турында сөйли?

Кара җиләккә бәйле халык сынамышлары бар.

Кара җиләк ни турында сөйли?
Кара җиләк ни турында сөйли?

Кара җиләккә бәйле халык сынамышлары бар. Ул сынамышлар көз һәм кышның ничек киләчәген билгеләргә ярдәм итә.
Мәсәлән, 22 июльгә кара җиләк күп өлгерсә, кыш салкын булачак. Өлгереп җитешмәсә, көз озайлы һәм салкын булып киләчәк.
Ә инде якын вакытларда һава торышы нинди булачагын беләсебез килсә, күккә карарга кирәк. Әгәр төнлә ай ачык булып күренмәсә һәм йолдызлар да тонык янса, яшенле озайлы яңгырлар көтә. Күк йөзендә салават күпере күрсәгез, димәк, алдагы көннәр аяз һәм җылы булачак.
Бакаларга бәйле сынамышлар да бар. Әгәр бакалар бик кычкырып бакылдасалар, көннәр эссе торачак. Тынычрак "җырласалар" - яңгырга, бөтенләй тын калсалар - көннәрнең суытуын көтәсе кала.

Фото: 2sotki.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: