Болар кызыклы!
22 июль 2022, 07:59

Бака туе ясаганнар

Нинди генә шаккатмалы гореф-гадәтләр юк дөнья халыклары арасында?

Бака туе ясаганнарБака туе ясаганнар
Бака туе ясаганнар

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатының Горакхпур шәһәрендә ике бакага туй ясаганнар. Сәбәбе: имеш тә, шулай итеп яңгыр алласы Индруның мәрхәмәтлелегенә ирешәләр.
"Бакалар арасында туй ясау - яңгыр китерә дигән бу инануны вакыт сынаган,- дигән йоланы оештыручылар .- Без, аеруча фермерлар, озак вакыт инде корылыктан җәфаланабыз" .
Һиндлар яңа "өйләнешкән пар"ны бергә тота алмаса да, бака туен күрергә йөзләрчә тамашачы җыелган. Монахлар төркеме гыйбадәтләр җырлаган, аннары йолада катнашучылар мул сыйлы табын оештырган.
Икенче көнне, метеорологик хезмәт илнең кайбер төбәкләрендә, шул исәптә Горакхпурда да, көчле яңгыр явачагы турында кисәткән. Һава температурасы атна буенча 30 градус тирәсе торса да, метеорологлар көчле яңгырлар һәм югары дымлылык вәгъдә иткән.
Бу вакыйгага кадәр үзәк Һиндстанның Мадхья-Прадеш штаты Бунделькханд районында яңгыр чакыру авыл йоласын башкару өчен балигъ яштә булмаган алты кыз баланы бар халык алдында чишендергәннәр. Җирле халык фикеренчә, бу йола яңгыр алласы мәрхәмәтенә ирешергә ярдәм итәчәк, имеш.
Без цивилизацияле дип санаган дөньяда да сәер йолалар чәчәк ата шул...

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас