

Антарктида астында су бармы дигән сорау галимнәрне күптән кызыксындыра.
Бак дисәң, Антарктида бозлары астында зур күләмдә су бар икән. Моны күптән түгел Сан-Диегодагы Калифорния университеты галимнәре ачыклаган. Хлоя Густафсон һәм аның коллегалары Көнбатыш Антарктидада урнашкан һәм җайлап океанга таба шуышучы бозлыклар астында агып ятучы су бармы икәнлеген тикшергән.
Аңа кадәр дә галимнәр Антарктида бозлыклары астында җир асты сулары булырга тиеш дип фаразлаган. Әмма бу фикерне раслаучы ныклы дәлилләр юк иде. Шулай да тикшеренүчеләр бозлар астында зур булмаган – миллиметрдан берничә метрга җиткән су участокларын таба иде. Ә бу юлы Густафсонның командасы Антарктидагы иң зур бозыкларның берсе булган Россаның көньяк-көнчыгыш өлешендә төче һәм борынгы диңгез суы катнашмасыннан торган, километрга сузылган катламны ачыклаган.
“Бу ачыш климатның үзгәрүен фразлау өчен мөһим роль уйнаячак, – ди Густафсон. – Әгәр боз агымының нигезендә су булса, бозлар авышлыктан тиз шуышачак, әгәр су аз булса, акрын”.