

Уфа планетарие ике көн рәттән Кояшны телескоп аша күзәтү мөмкинлеген бүләк итә. Бушлай акция уңай һава шартларында үтәчәк.
“Синоптиклар фаразлавынча, 1 июльдән Уфага җәй әйләнеп кайта, һәм без астрология яратучыларга Кояшны күрсәтергә әзербез. Кояшны теләгән һәркем Coronado SolarMax II90 махсус телескопы аша күзәтә ала. Анда катлаулы уникаль фильтрация системасы эшли”, – диләр планетарийда.
1 июльдә 12дән 14.00 сәгатькә кадәр планетарийның космик десанты Агыйделнең уфалылар арасында популяр булган Яр буенда урнашачак (ориентир – сәхнә). Уфада яшәүчеләр һәм башкала кунаклары Кояшны телескоп аша күзәтеп кенә калмыйча, планетарий лекторы Филипп Тереховтан кызыклы фактлар да белә, серле Җиһан турында аңа сораулар бирә алачак.
2 июльдә 11дән 13.00 сәгатькә кадәр Кояшны телескоп аша күзәтү планетарий (Октябрь проспекты, 79/2) алдындагы мәйданда оештырылачак.
Чыганак: bashinform.ru