

Уфа астрологы Гөлнара Соколова бүгенге көннең кешеләргә ничек йогынты ясаячагы турында үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.
Аның әйтүенчә, бүген, 1 июльдә, кешеләрнең кәефе күтәренке булачак, күңел бәйрәм сораячак. Шуңа бүгенге көн мәдәни чараларга, бәйрәмнәргә, очрашуларга йөрү өчен уңышлы.
“Матурлык белән бәйле һәрнәрсә өчен яхшы көн”, – ди Гөлнара.
Шулай да, барысы да “бал да май” гына булмаска мөмкин. Эштә буталчыклар килеп чыгарга ихтимал. Шуңа игътибарны туплап эшләргә кирәк. Моннан тыш, бу көндә аварияләр булырга мөмкин. Бу инде юлларда артык шәп йөрмәскә һәм игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә.
Астрологлар фаразларына ышаныргамы, юкмы икәнлеген һәркем үз хәл итә. Шулай да юлларда сак йөрү беркайчан да артык түгел. Кәефнең ничек булуы исә үзебезгә бәйле, шулай бит?
Ә сез астрологлар фаразларына ышанасызмы?