

–Гатифәкәем, карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Ходай ни өчен сине шундый чибәр һәм шундый юләр итеп яратты икән ул, ә?
–Шуны да аңламыйсыңмы?! Чибәр итеп яраткан сиңа ошар өчен, ә юләр иткән – син миңа ошасын өчен!
**
–Доктор, бу коронавирус инфекциясе кайчан бетәр икән?
–Белмим, мин сәясәт белән кызыксынмыйм.
**
–Доктор, зинһар, тизрәк килеп җитегез! Хатынымда аппендиицит пристубы!
–Борчылмагыз! Бер ел элек мин хатыныгызга операция ясадым. Анда яңадан аппендикс үсә алмый.
–Ә миндә яңа хатын була ала!
**
Яшь гаиләнең бик озак баласы булмый. Бер танышы Римдагы чиркәүгә барып, шәм кабызырга киңәш итә. Берничә ел үтә. Шул ук танышы боларга хәл белергә килә. Керсә, өйдә бер көтү бала-чага үзе генә утыра икән.
–Әниегез кайда?– дип сарый ул алардан.
–Бала тудыру йортында.
–Ә әтиегез кайда?
–Әти Римга ниндидер шәмне сүндерергә китте.
**
–Тозлы булган!
–И, җаным, сине нык яратам, шуңа тозлырак киткәндер...
–Мине ничек яратырга кирәк соң ул чәйне тозлап бирер өчен???
**
Германиядә сыра фестивале үтте. Иң күп сыраны ул көнне Тамбовта яшәүче Иванов чөмерде. Фестиваль турында телевизордан карап утырганда...
**
Табиб авыруга дару алыр өчен рецепт язып утыра.
Авыру:
–Берьюлы сантыйлыкка да справка язып бирегез инде, – ди.
Табиб гаҗәпләнә:
–Анысы нигә?
–Ул справкасыз танауга тамыза торган даруны бу хакка бирергә тиеш түгелләр кебек.
**
Автосервиста:
–Туташ, Сез бит бампер гына янчелгән дигән идегез?
–Бәй сезгә кадәр килергә дә кирәк бит әле...
**
Ни өчен “Мин сине беркайчан да онытмаячакмын!” дигән сүзләр назлы һәм рәхәт яңгырый, ә “Мин сине истә калдырдым!” дигәне ничектер куркынычрак?
**
–Ә Кавказда сезнең Мәскәүдәге кебек машина тыгыннары юк!
–Сезнекеләр барысы да Кавказына кайтып китсә, бездә дә булмас иде дә ул...
**
Ике хезмәткәр сөйләшә:
–Бер көнне килүгә өстәлеңдә эштән бушатылуың турында кәгазь ятар дип курыкмыйсыңмы?
–Юк, колларны эштән бушатмыйлар, аларны алмашалар гына.
**
–Хәерле көн! Сезне банктан борчыйлар. Берәр кайчан безнең хезмәттән файдаланганыгыз бармы?
–Бар. Үтеп барганда витринагыздан файдаланам. Көзге урынына өс-башымны карап узам.
**
Хатыны:
–Нәрсә булды ул кухняда?
Ире:
–Мин киләчәкне күрдем.
Хатыны:
–Нәрсә дип күрдең инде?
Ире:
–Яңа шикәр савыты алабыз икән дип...
**
–Лотерея билеты алыгыз! Лотерея билеты алыгыз! Машина отарсыз!
–Кирәкми миңа сезнең машинагыз. Мин җәяү йөрергә яратам.
–Барыбер алыгыз! Бөтенесе дә машина отмый бит!