

–Сез чынлап ул кеше сугып, күзегезне чыгарырга теләгәндер дип уйлыйсызмы?
–Юк, ул сугып, күземне тагын да эчкәрәк кертмәкче иде бугай...
**
–Син быел җәй миңа өйләнешәбез дигән идең...
–И, сөеклем, җәймени инде бу?
**
4 яшьләр тирәсендәге баласын ияртеп, бер хатын кибеткә аракы алырга кергән. Кызының колагы авырткан да компресс ясарга кирәк булган.
Сатучы баласын күтәргән хатынга хәмерне сатканда бик усал караш ташлаган. Моны сизеп алган бала бар кибетне яңгыратып:
–Аракы әнигә түгел ул, миңа! – дип әйтеп салган.
**
Бер ир кибеткә барган да, сатучыга кычкыра икән:
–Сез нигә халыкны алдыйсыз? Шулай ярыймыни? Көпә-көндез талыйсыз!
Куркынган сатучы сорый икән:
–Ә ни булды?
–Кичә кер юу порршогы сатып алдым. Тышында зур итеп “100 грамм бушка!” дип язылган! Кайтып ачып карадым, эчендә порошок кына, 100 граммы юк!
**
–Мин шундый уникаль шәхес! 14 яшемдә үк Кызыл китапка керттеләр! – дип мактана ди блондинка.
–Сантый, паспорт бит ул, –дип җаваплаган аңа.
**
–Өйләнешкәнче минем хатыным бик яхшы иде...
–Минекенә дә ЗАГСта күз тидерделәр.