Болар кызыклы!
24 июнь 2022, 16:45

Кул эшләрендә – күңел бизәкләре

Мәчетле районында үзенчәлеклә сәләткә ия Нурания ханым яши.

Кул эшләрендә – күңел бизәкләреКул эшләрендә – күңел бизәкләре
Кул эшләрендә – күңел бизәкләре

Мәчетле районында үзенчәлеклә сәләткә ия Нурания ханым яши.

 

Мәчетле районы үзәктән генә читтә түгел, нишләптер, журналистлар, игътибарыннан моңарчы читтә кала килгән, “кеше аягы сирәк баскан” районнарның берсе булып тора иде. Һәрхәлдә, безнең өчен  шулай булды. Менә, ниһаять, быел бу гүзәл якларны күреп, мәчетлелеләрнең тормыш-көнкүреше белән танышып кайттык. Безне җылы кабул иткән район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альберт Рөстәм улы Сәг

ъдатовка, безне озата йөргән мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре Айгөл Фәнир кызы һәм Регина Флүр кызына ихтирам, хәстәрлелек күрсәтеп, һәр эштә уңайлык тудырулары өчен сүз башында ук рәхмәт әйтеп үтик.

Ходайның олы кодрәте белән исеме дә, табигате дә матур итеп яратылган Мәчетле безне колач җәеп каршы алды. Һава торышы бик яхшы булып, гүзәл төбәкнең бөтен байлыгын үз төсләрендә күреп сокланырга, ак көнләшүләргә чорналырга, сөенергә, хозурланырга форсат бирде. Бормаланып, тулышып аккан сөзәк ярлы Әй елгасы; тузан да кунмаган саф яшел хәтфә үлән белән капланган яланнары; шул яланнардан кояшка таба күтәрелеп үсеп киткән, төз каен, чыршы, нарат агачлары белән горур булып торучы калкулыкларлары рәссам картинасы кебек камил һәм күз явын алырлык матур. Узган җәйдә суга сусап калган Җир-ана яңгырлы җәйнең дымын рәхәтләнеп эчкән быел. Узган ел корылыгының эзе дә калмаган, табигатьтә  тулы гармония. Кояшың алтын- сары нурлары, шул саф яшел җирлеккә төшеп, төрле төсләр белән балкый. Шул нурларда җылынып, быел үзләре дә өшеп киткән кисәкле болытлар йөзә. Алар аша нурлар инде ачуланып түгел, уйнап кына җиргә юнәлә. Шул күләгәле “утраучыкларда” гына үләннәр куе яшел төскә кереп ала. Санаулы секундлар узуга, “утраучык” алга күчә... Салмак кына искән җылы җил болыт малайларын гүзәл табигать белән таныштырып, изгелек кылырга өйрәтеп шулай куалап йөртә...

Табигать белән кеше арасында гармония сакланган мондый җирләр кабатланмас сәләтле кешеләргә бай булучан. Хозур табигать кочагында утырган Ләмәзтамак авылында без шундый осталарның берсе – Нурания ханым белән очраштык.

“Паласлар суга, матур итеп татарча сөйли”

Мәчетледә безне көткән эшләрне барлаганда шулай дип әйтеп куйдылар. Адәм баласының мөмкинлекләренең чиксез киң булуын белсәк тә, Нурания ханым белән очрашканчы таррак фикер йөртүебезгә инандык. Чөнки бер кешенең бу кадәр эшли алуын уйга да китергән юк иде. Бар бит булдыклы кешеләр, дидек без бу йортка барып кергәч!

Нурания Фәсхетдип кызы Гыйльметдинова (кыз фамилиясе Галләмова) Салават районының Мияшәгәр авылында туып үскән. Стәрлетамак педагогия институтында башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге алып чыккан. 1987 елда шушы авылга килен булып төшкән һәм мәктәптә эшли башлаган. Аңа башта ук технология дәресләрен ышанып тапшыралар, географиядән дә сабак бирә. Технологияне укыта башлагач, белемен камилләштерү өчен, Бөре педагогия университетында читтән торып эшкуарлык технологиясенә өйрәнә.

Палас сугучы кешеләр бик сирәк. Нурания ханым – аларның берсе. Бу мавыгуының каян барлыкка килүе турында  кызыксынабыз.

  • Әнидән бирелгәндер миңа бу омтылыш, ул тегүче иде, – ди

Нурания ханым. – Әнием – Халидә Хәкимҗан кызы туксан бер яшен тутырып, бакыйлыкка күчте. “Өмет” гәзитен чыга башлаган вакытлардан башлап, гомеренең ахырынача алдырып укыды. Бик уңган, булдыклы, пөхтә, акыллы кеше иде. Мин башта туган авылымда балалар бакчасында мөдир булып эшләдем. Аннары монда килен булып төштем. Безнең мәктәптә Мәрьям Муллабаевна исемле башкорт теле укытучысы бар иде. Бермәлне аның белән туку станогы ясарга булдык. Ишеткән-күргәннәргә таянып, станокны кордык, интегеп беттек, әмма дөрес килеп чыкмады. Бөредә укыганда станок ясарга да өйрәнеп кайттым. Кылычын әбиләрдән алдык, көресен үзебез ясадык. Килеп чыкты. Укытучым – “Ефәк юлы” туку үзәге җитәкчесе  Рәзилә Вәкил кызы Гарифуллина да станок тәкъдим итте, аның белән бүген дә аралашабыз. Шуннан эшләр көйләнеп китте.

Нурания ханымның өендә хәзер ике туку станогы бар. Ә өй эчендә алтын куллары ярдәмендә тудырылган, акыл һәм тырышлык нәтиҗәсе булган  байлык күз явын алып тора. Монда килеп керүгә идән паласлары, утыргычлар, диван һәм карават япмалары, шәлләр, мендәр тышлары һәм башка бик күп гүзәллекләрдән башлар әйләнеп китә. Өй диварында – сәйлән белән чигелгән дистәләгән картиналар, бәйләнгән, тукылган эшләнмәләр. Өй эче үзе музей, үзе остаханә! Әйләнә-тирә гөл-чәчәк, ниндиләре генә юк!

 “Өч сәгать йоклыйм”

Йокы симертергә яраткан кеше кулыннан килә торган эшләр түгел бу, ялкау дөньясы да түгел. – Төнге өчтә ятам, алтыда торам. Шул җитә. Яткач та йоклап китеп булмый әле, яңа уйлар туа тора. Кайсывакыт, шулай уйлап ятканнан соң, эшләгән эшемне сүтеп, кабат бәйлим, сугам. Жәлләмим, яңадан эшләгәч күңел сөенә. Быел яңгырлы булгач, рәхәтләнеп эшләдем.

Ирем дә ярдәм итә, җепләрне әзерләп тора. Өйне яктыртып, утлар сузды, иркенләп эшлим. Моңарчы шактый вакыт киез белән эшләдем. Аның өчен ишле итеп сарык асрыйбыз. Кайбер җепләрне заказ белән кайтартам, сарык йонын манып, палас сугам. Киез белән эшләү авыр. Басарга кирәк, аерым бүлмә кирәк, структурасы үзенчәлекле. Мәктәптә эшләгәндә республика буенча конкурсларда балалар белән эшләгән киез эшләнмәләребез гел беренче урынга лаек булды. Олимпиадаларга әзерләнгәндә балалар бездә куна калып эшли иде. Оптимизация сәбәпле, пенсиягә китәргә туры килде, мәктәптә хәзер технология дәресләре дә алып барылмый...

 “Эшегезне дәвам итүче укучыларыгыз бармы?” дип сорыйм остадан.  “Ерак түгел генә яшәгән бер бик өметле кызым дизайн буенча укып йөри иде. 19 яше тулып кына узгач, коронавирустан вафат булды”, – дигән сүзләреннән куырылып киттек...

  • Районнарга чакыралар, эшләрем күргәзмәләргә куела, заказ

бирүчеләр күп. Күптән түгел генә Красноярскидагы бер кешегә 6 метрлы палас сугып бирдем. Өй сатып алган да, “өемне башкорт стилендә бизим” дип, сораштырып, мине килеп тапкан. Кеше сорагач, эшләдем инде. Былтыр 8 метрлыны суккан идем. Башка эшләр арасында 4 көндә ике шәл бәйләдем. Туганнар күп ике яктан да, туган көннәр, бәйрәмнәргә бүләк әзерлим.  Куллар һәрвакыт эштә. Эшләнгән эшләр сансыз күп, тагын уйлар бар, кызларыма кәнәфигә, диванга бизәкле япмалар әзерли башлыйм. Бик күп эшләремне саклап тотыгыз дип аларга биреп куйдым.

“Әнидән күреп күлмәк кискәннәр”

– Ике кыз үстердек. Берсе – табиб-реабилитолог, икенчесе – укытучы. Эшемне дәвам итәләр, менә бу сумкалар табиб кызымныкы, – ди Нурания ханым диванда торган үрелгән, эчләп, күннән тоткалар куелган сумкаларга күрсәтеп. – Рюкзаклар да тегеп сата. Болары укытучы кызымның эшләре, – дип, үрелгән дистәләгән ваза, шкатулка кебек эшләнмәләрне каршыбызга чыгарып тезде. Нык матур алар, дуслар, күрсәгез...

Гыйльметдиновлар яшәгән йорт авылның таулы ягында утыра. Эче-тышы бизәк, матурлык. Бакча артында каенлык. Шунда җиләк, гөмбә җыялар икән. Бакчада зелпе өлгергән, хуҗабикә тәкъдим иткәч, аны да авыз иттек. Үзенчәлекле итеп түтәлләр ясап утыртылган яшелчәләре, гөлләре гөрләп үсә, бөтен җирдә тәртип, бер чүп юк. Өйгә алып кергән ишек төбендә үк алмагачлар каршылый. Әнә генә бабаларының туган көненә кияүләре бүләк итеп ясап куйган яңа мунча утыра. Арырак мал абзары. Кич җитүгә анда палас өчен йон бирүче сарык көтүе, кәҗә һәм... дүрт сыер кайтып тула. Кырык эшкә өлгер Нурания ханым өйдә сыр да ясый. Анысы белән дә сыйладылар. Бу гаилә әгъзаларының уңганлыгын язып бетерү мөмкин булмастыр. Алдагы гомерләре имин, эшләре дәвамлы булсын!

 Автор фотолары.

Кул эшләрендә – күңел бизәкләре
Кул эшләрендә – күңел бизәкләре
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас