

Ринат Фәхретдинов: «Һәр сугышка түбәтәй киеп чыгачакмын».
4 июнь кунне UFC тарихында беренче тапкыр татар егете Ринат Фәхретдинов Лас-Вегаста дебют көрәшендә отты. Аренага түбәтәй киеп чыгып, милләттәшләрендә горурлык хисләре уятты ул. Спортчы үз һөнәри карьерасындагы һәр көрәшкә моңарчы гладиатор шлемы киеп чыга иде. Шулай ук аның артында «Без булдырабыз» дип язылган Татарстан әләме җилферди иде. Әмма UFC рингына мондый яңалыклар кертү тыела.
Ринатны мондый тыюлар туктатып калмаган, көрәшче егет татарлыгын күрсәтүнең башка юлын уйлап тапкан. Хәзердән башлап, UFC көрәшләренә ул түбәтәй киеп чыгачак. Грек Михайлидиска каршы чыкканда да ул милли баш киеменнән иде. Спортчы сүзләренә караганда, мондый гамәл татар халкына хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.
«Мин – татар, дөньякүләм танылган ММА ярышларында танылган бердәнбер татар икәнлегемне күрсәтергә телим. Үз милләтеңә хөрмәт күрсәтү һәм аны популярлаштыру алымы бу. Мин һәр сугышка түбәтәй киеп чыгарга җыенаммы? Ә ни өчен кимәскә әле? Аннары түбәтәйләр җитештерәчәкмен, аларны сатачакмын», – дигән Фәхретдинов әңгәмәдә.
Фото: shahrikazan.ru, ВКонтакте