

Вакыйга болай булган. Вики Умоду исемле бу хатынны йокы бүлмәсе өчен тотынылган диван һәм башка җиһазның бушка бирелүе турында игълан кызыксындырган. Тәкъдим артык юмарт булып тоелса да, игъланда күрсәтелгән телефон санын җыя. Җиһаз сатучыларның туганы үлеп киткәч, варис булып калган бу кешеләр аның әйберләрен сатарга булалар. Нәтиҗәдә, Умоду ике диван белән кәнәфине алырга була.
Җиһазларны өенә кайтаргач диванны җентекләп карый. Шул вакытта диван мендәрләре эчендә нәрсәдер кыштырдый. Апакай мендәрнең замогын ычкындырып караса, акча шыплап тутырылган өч конверт таба. Диванга җәмгысе 36 мең доллар (2,2 млн. сум) яшерелгән була.
Табыш тапкан хатын комсызланмаган, акчаларны җиһазларның элеккеге хуҗасына илтеп биргән. Алар үзләре дә өйдә яшерелгән берничә йөз доллар акча табалар. Хатынның намуслылыгы өчен алар яңа суыткыч бүләк иткәннәр һәм 2,2 мең доллар (135,3 мең сум) биргәннәр.
"Аллаһы Тәаглә миңа һәм балаларыма мәрхәмәтле. Алар таза-исәннәр. Өч оныгым бар, миңа тагын ни кирәк ?" дип аңлаткан намуслы Умоду апабыз үзенең бу адымын.
Күрәсең, ул җиңел килгән акчаларның бәхет китермәвен бик яхшы аңлаган. Бөтен кеше дә шундый булса икән дә соң...
Фото: istockphoto.com