

“Каен” сүзен ишеткәндә, күңелдә якты, шатлыклы, лирик хисләр тудыручы күркәм агач күз алдына баса, шулай бит, дуслар? Кайберәүләр аны яратып “каенкай” дип тә атый. Әмма каен турында гадәти булмаган фактлар барлыгын бик азлар гына беләдер. Бу хакта урманчылар, агачлар буенча башка белгечләргә яхшы мәгълүм. Алар каенны... агрессор-агач буларак белә.
Эш шунда – каен үзе тирәсендә үсә торган барлык көндәшләрне кызганусыз юкка чыгара. Туфрактан гына түгел, күрше үсемлекләрдән дә бик күп су һәм туклыклы матдәләр ала. Ул бик чыдам агач. Каен көчле салкыннарга да, эссегә дә түзә. Аның белән наратларга көндәшлек итү бик авыр.
Көчле эсседә каен кәүсәсендәге кара таплар бераз ачыла, көчле салкында бераз ябыла. Шулай итеп, агач җылыны да саклый, киресенчә, суынырга да сәләтле. Моннан күп еллар элек шундый эксперимент үткәргәннәр. Аның үзенчәлеге шунда – каен ботакларын Цельсий буенча минус 273 градус температурага урнаштырганнар. Бу абсолют ноль, мондый салкында бар нәрсә үлә.
Шулай итеп, абсолют нульдә яткан ботакларны алып берникадәр вакыт үтүгә суга куйганнар. Һәм ни гаҗәп – алар терелгәннәр! Бу тагын бер тапкыр каенның никадәр чыдам булуын исбатлаучы факт.
Каенның ботаклары озын, аска табан сәленеп торучаннар. Җил вакытында шул ботаклар янәшәдә үсеп утырган башка агачларны уңга-сулга чәбәкли, башкаларның яфракларын, ылыслы агачларның күркәләрен бәреп төшерә. Шулай итеп, каен кояш астында үзенә урын чистарта. Билгеле инде, кайсыбер агачлар мондый агрессиягә түзми.
Тагын бер үзенчәлекле факт турында әйтми булмый. Әйтик, наратны киссәң, аның үле төбе генә калачак. Ә каенны киссәң, төбеннән яңа үсентеләр үсеп чыгачак, уңайлы шартларда алар яшь каенга әвереләчәк.
Хәзер сүз – каеннар белән бәйле борынгы йолалар һәм ышанулар турында. Борынгы славяннар каенны мәрхүмнәр дөньясы белән бәйләгән. Алар Троицага кадәр бер атна кала мүрхүмнәрнең җаннары каен ботакларына күчә, дип ышанганнар. Йорт янына каеннар утыртканнар һәм су белән чүмечләр куйганнар. Бу мәрхүм ата-бабалар, каеннар янына килгәч, юына алсын өчен эшләнгән. Каберләрне каен себеркесе белән себерә торган булганнар.
Ә менә поляклар ялгыз каеннарда һәлак булган кызларның җаннары яши дип ышаналар. Имеш, әгәр төнлә шундый каен яныннан кемдер үтсә, кызлар агачтан чыга һәм шул кешене биергә чакыра... Ә иртән аны үле килеш табалар икән.
Убырлы карчыклар да каен ботагыннан эшләнгән таякларда очарга ярата, имеш. Хатын-кызга җен ияләшсә, ул өянәге вакытында каенга тартылган. Каен турындагы гадәти булмаган фактлар моның белән генә тәмамланмый. Бу матур да, сәер дә агачның сыйфатларын һаман өйрәнәләр