

Төн. Кытайның Шанхай шәһәре чите. Кемнең Шанхайда булганы бар, алар белә – төнлә шәһәр читендәге юлларда хәрәкәт бөтенләй туктый. Әмма барлык урам чатларында да видеокүзәтү камералары бар. Алар тәүлек дәвамындагы барлык хәл-хәрәкәтләрне теркәп бара. Һәм менә камера 2012 елның 5 сентябрендә төн уртасында урам чатындагы йөк машинасын теркәгән. Ул ике урам кисешкән чатка зур тизлек белән килә. Күрәсең, шофер ашыккандыр, тәүлекнең бу вакытында урамнар буш дип уйлагандыр.
Әмма бу юлы алай булмаган. Бер юлдан зур тизлектә җилдерүче йөк машинасы, икенче юлдан сәпидкә атланган иркәй күренгән. Юллар кисешкән урында алар бәрелешер, йөк машинасы сәпитчене таптап, изеп китәр кебек. Бу хәлдән котылу юлы юк кебек.
Әмма! Арытабангы хәлләр һич кенә дә башка сыймый. Каяндыр капюшонлы кием кигән ир-ат килеп чыга. Ул гаять зур тизлек белән велосипедчыга ташлана, аның кулларына кагыла һәм алар күз ачып йомганчы сәпидче белән бергә хәвефсез урынга күчәләр. Телепортацияләнәләр булып чыга инде. Капюшонлы кеше сәпидчене... йөк машинасы артына күчереп куя.
Камерадан күренүенчә, машина шоферы алдына килеп чыккан сәпидчене күргәч, башта бар көченә тормозга баса, аннары машинасыннан атылып чыга. “Кеше таптаттым”, - дип уйлап, коты очкандыр инде. Ниндидер могҗиза белән машинасы артына күчкән ике кешене күреп, хәйран калып тора ул.
Бу хәлләр 5 секунд вакыт эчендә була. Йөк машинасы шоферы да, велосипедчы да берни аңлый алмыйлар. Ә капюшонлы кеше ничек тиз генә пәйда булса, шулай тиз генә юк та булган. Мондый хәлләр планетада вакыты-вакыты белән булгалый, диләр галимнәр. Башлыча көньяк-көнчыгыш Азиядә күзәтелә икән. Нәкъ менә анда гадәти булмаган сәләткә ия кешеләр еш очрый диләр.