

Бу оешмаларның әгъзалары булган чакларыбыз әллә кайда еллар томаны артында калган кебек булса да, барыбыр дә сагынычлы хисләр белән искә алабыз без ул елларны. Чөнки бу сафлар яшь буынны тәрбияләде, гел изгелек кылырга өндәде. Без бу тәрбияне норма итеп кабул иттек һәм октябрят, пионер, комсомол сафларына кергән көнне әле булса якты хисләр белән искә төшерәбез.
1 класска укырга кергән ел. Инде зур үстегез, сез Ленинның тугры оныклары дип, октябрь аенда, зур дулкынлану хисләре кичереп, октябрят сафларына кердек. Тантаналы шартларда тәүге күкрәк билгесе — Бөек Октябрь Социалистик революциясе юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның бала чагы төшерелгән биш почмаклы кызыл йолдызны күкрәкләребезгә тактылар. И-и, ул көнне түбәбез күккә тиярдәй булып, күкрәккә тагылган кызыл йолдызны сыйпый-сыйпый, йөгерә-йөгерә, өйгә кайттык. Хәзер без гади укучылар гына түгел, без — октябрятлар! Әйткәндәй, “октябрят” сүзе 1924 елда Мәскәүдә пәйда була.
Октябрятлар октябрятлар кагыйдәсен үтәде. Кагыйдәләр: тырышып уку, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, намуслы һәм гадел булу, башка балалар белән дуслаша белү, хезмәт сөю. Бу кагыйдәләр еш кына дәфтәрнең арткы ягына басылган була торган иде.
3 нче класска кадәр октябрят булып йөргәннән соң, пионер сафларына керү турында хыяллана башладык. Менә, ниһаять, ул көн дә килеп җитте: 22 апрель — Ленин туган көнне аерым тантаналы шартларда барабаннар кагып, быргылар кычкыртып муеннарыбызга кызыл галстук бәйләделәр. Менә, ичмаса, балаларны шатланырга да, горур булырга да өйрәтә белгән совет мәктәбе. Җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсәчәкбез дип, гомеребездә беренче антны бирдек. Муенда — кызыл галстук, күкрәкләрдә — пионер значогы. Тагын бер башка үсеп киттек ул көнне. Пионерлар булгач, отрядыбызның кызыл аләме дә барлыкка килде.
Бөтен мәктәпне тантаналы линейкага җыеп, бөтен классны берьюлы пионерга кабул итәләр иде. “Бөек Ленин васыять иткәнчә, Коммунистик партия өйрәткәнчә, Советлар Союзы пионерлары законы таләп иткәнчә, Туган илне ялкынлы яратачакбыз һәм аны саклаячакбыз”, — дип, тантаналы ант бирдек. Аннары комсомоллар һәм өлкән пионерлар муеннарыбызга күзләребезне әллә кайчан ук кызыктырып торган алсу пионер галстуклары бәйләделәр.
Пионер галстугы — пионер оешмасы символы, ата-бабаларыбыз аның астында көрәшкән Кызыл Байракның бер кисәге булып санала иде. Өчпочмаклы кызыл галстук өч буынны: коммунистлар, комсомоллар һәм пионерларның какшамас бәйләнешен символлаштыра иде. Пионер значогы СССР пионерлар оешмасының символы иде. Ул пионер галстугы белән пионер формасы атрибутикасы булып саналып, пионерларны укучылардан аерып тора иде.
СССР пионерлары законы, октябрятлар кагыйдәсе кебек, балалар һәм үсмерләрне югары әхлакый сыйфатларда тәрбияләде. Мәсәлән, пионерлар законында Туган ил мәнфәгате өчен укырга һәм эшләргә; аның саклаучысы булырга әзерләнергә; бөтен дөньяда тынычлыкны яклап актив көрәшүче булырга; бөтен дөнья хезмәтчәннәре балалары белән дус булырга; оешманың намусын якларга; эшләрең белән оешманың абруен ныгытырга; ышанычлы дус-иптәш булырга; өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә; кечеләр турында хәстәрлек күрсәтергә; һәрчак намус кушканча эшләргә, дип язылган иде.
Һәр пионер отрядының үз аләме бар иде. Пионерлар аның белән җыелышларга, линейкаларга, парадларга, бәйрәмнәргә һәм башка урыннарга йөри иде. Быргы белән барабан пионерлар атрибутикасының аерып алгысыз бер өлеше иде. Малайларның күбесе быргы кычкыртырга өйрәнергә тырышулары әле дә хәтердә. Атрибутлар дружина байрагы белән бергә саклана иде.
Пионерлар “Пионерская правда” гәзитен алдырып укыды. Ул — балалар өчен совет гәзите иде. Пионер дружинасы — пионер оешмасының нигезе.
19 май — Пионерлар көнен билгели идек. СССР чорында бу көн рәсми рәвештә билгеләнде. Истәлекле көнне төрле урында төрлечә билгелиләр иде. Шәһәрләрдә ныграк концерт, спорт ярышлары рәвешендә узса, без, авыл балалары, авылны чыкканчы барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, бөтен мәктәп белән табигать кочагына ял итәргә чыга идек. Һичшиксез, пионер учагы кабызып, аның тирәсендә ялкынлы пионер җырлары җырлап утыра идек.
Җырларда комсомол минем яшьлегем дип тә җырлана. Комсомол тормышына аерым матур истәлекләр бәйле. Инде буй җиткергән үсмерләр булсак та, ВЛКСМ сафларына кабул ителүне аерым зур дулкынлану белән көттек. Комсомолга керү өчен ниндидер отчет тоткан сыман була торган идек. Чөнки комсомолга керү өчен ВЛКСМның тарихын, аның съездлары һәм пленумнары һәм алар чыгарган карарларны белергә кирәк иде. Герой-комсомолларның биографиясен яттан белү аерым бер таләп иде. Шулай ук комсомолның ничә һәм нинди орденнар белән бүләкләнүен дә белү мотлак иде. Әле дә истә, октябрьнең салкын җилле соңгы бер көнендә йөк машинасы кузовына класс белән төялеп район үзәгенә комсомолга керергә барган идек. Комсомолга 14 яшьтә кабул итәләр һәм аның сафларында 28 яшькә кадәр торырга мөмкин иде.
Комсомол билеты — комсомолның төп документы иде. Комсомол билеты — ул мотлак әгъза взносларын түләү турындагы учет сакланган документ. Документ серия саннарына ия һәм ул су билгеләре төшерелгән кәгазьдән ясалган иде. Тышы — кызыл. Комсомол значогы уртасында Ленин барельефы белән “ВЛКСМ” дип язылган кызыл байрак балкый.
Комсомол — совет кешеләрнең күп буыны өчен дистәләрчә еллар мәктәп тормышы булып хезмәт итте. Комсомол илебезнең героик тарихына үзенең зур өлешен кертте. Комсомол — совет кешесенең шәхесен формалаштыручы нигез булды. Аның сафларында яшьләрнең тормышка карашы ныгыды, нәкъ биредә беренче җәмәгатьчелек тәҗрибәсенә ия булдылар.
Комсомол сыман шундый көчле яшьләр хәрәкәте буенча дөнья тарихында башкача мисаллар юк. Тыныч елларда да, сугыш чорында да, комсомоллар коммунистлар белән иңгә-иң терәп беренчеләрдән булып сугышка керде, чирәм җирләрне күтәрде, ерак төзелешләргә юлландылар, космоска очтылар һәм үзләре артыннан комсомол сафында булмаган яшьләрне иярттеләр. Һәр тарихи чорда комсомол үз мохитеннән, батырлыкларын данга күмеп, меңнәрчә һәм меңнәрчә яшьләрне алга чыгарды. Комсомол — ватанга намус белән хезмәт итү үрнәге булды.
СССРның балалар һәм үсмерләр оешмаларының октябрят — пионер — комсомол күчәкилүчәнлеге үсеп килүче буынны тәрбияләүнең бердәм системасы иде. Бу оешмалар совет балаларын һәм үсмерләрен җәмгыятьтә яшәүрә, яшьтәшләре белән аралашырга, камиллеккә, үсешкә һәм яхшылык-изгелеккә тиңләшү максатына өйрәтте. Бу оешмалар мәктәп укучыларын тәрбияләүдә педагогик коллективларның таянычы булды. Миңа калса, октябрят, пионер булуларын исләренә төшереп торып, ата-аналарга балаларын тәрбияләү дә җиңелрәк булгандыр.
Әлбәттә, бу система дәүләт сыйфатына ия иде һәм ул иң беренче чиратта балаларны идеологик тәрбияләү бурычын куйды. Бүген күпләр, балаларның баш миен идеологик сафсаталар белән тутыру дип, бу тәрбия алымнарында җитешсезлекләр күрә. Өлешләтә моның белән килешеп булса да, совет чорында яшьләр арасында тәртипсезлек, җинаятьчелек һәм наркомания дәрәҗәсе бүгенге көн белән чагыштырганда бөтенләй юк диярлек иде.