

Борай якларындагы могҗизалы чишмәләрнең могҗизалысы - Ягафәр хәзрәт-әүлия чишмәсе бар. Бу чишмә турында гасырлар буена суының сихәтен, шифасын күрүчеләр күпме хатирәләр сөйләп калдыргандыр, исәпсез алар. Әллә кайлардан кайтып, килеп суын алып китә торган булганнар. Күзләргә сөртер өчен генә саклап тотам дигәннәрне ишеткәнем бар. Эчкәч, организмны күзгә күрендереп тазарта башлый... Суы тамакны шештерми, тын юлларын да әрнетми. Күпме генә эчмә, җәйге челләдә тирләгән килеш эчәсеңме, кыш көне эчәсеңме файдасыннан башканы белмисең.
Суга сокланырга ярамый, тәнеңә шешек чыгар, су “тотар” диләр иде әниләр... Ягафәр хәзрәт шушы таучык катламыннан агып чыгучы җиде чишмә, кемдер тугыз да ди, шул урыннарга таягы белән догасын укып төрткән җирдән чишмәләр калккан дигән риваять яши. Бик укымышлы хәзрәт булган ул. Адәм улы Ягафәр хәзрәтнең кабере әле дә сакланыла. Аны тәрбияләп торучыларга Аллаһуның рәхмәте төшсен.
Хәзрәт җирләнгән зират чишмәдән дүрт йөзләп метрда читтә. Иске зиратта башка каберләр инде җир белән тигезләнгән, бу изге әүлиянең каберен халык кадерләп ничә гасыр саклый килә...
Кыйбла як таудан, аскы катламнан агып чыга алар. Менә шушы чишмәләрнең икесе.
Автор: Миләүшә Усманова.