

Киләсе елда тагын да күбрәк булырбыз!
Бүген Уфаның Ленин мәйданында иртәнге якта кешеләр бик күпләп җыелды. Уфалылар һәм шәһәр кунаклары иртәнге якта ике-өч көпчәкле, шоссе һәм тау велосипедларында, самокатларда, спорт формасында һәм маскарад киемнәрендә «Мең велосипедчы көне» 11нче шәһәр фестиваленә катнашу өчен килде бирегә.
"ВелоУфа, йөрибез!" - футболкаларда шушы сәламләү сүзләрен, шәһәр символы – кош һәм республика башкаласының булачак юбилей стилистикасы булган "Уфа-450" рәсемен велосипедчыларда очратырга мөмкин иде.
- Унике ел элек безнең спорт бәйрәме меңнән артык катнашучыны җыйды, - ди Башкортстан Республикасы Велосипедчылар берлеге рәисе Егор Лукша. – Әмма бик тиздән ул үз исемен аклады һәм ел саен 20 меңнән артык катнашучыны җыя. Шәһәр халкына, анда актив катнашып, чараны оештырганда ярдәм күрсәткән Уфа шәһәр хакимияте һәм Спорт министрлыгына велоузышны популярлаштырып, безнең проектка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Мондый фестивальләр Уфада күпме велосипедчы яшәвен күрсәтә. Ленин мәйданыннан Телеүзәккә кадәр ун чакрым араны бүген 23 мең кеше узды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 500 кешегә артык.
1000 велосипедчы көнендә шулай ук "Бердәм Русия" активистлары оештырган флешмоб булды.
Быел ике тәгәрмәчле транспорт спортын сөючеләр өчен Салават, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама шәһәрләрендә дә ярышлар оештырылды.
ФОТО: ВКонтакте