Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 Май 2022, 09:09

«Күкләр генералы»

Авиация генерал-майоры Камил Әхмәт улы Мәхмүтовны дуслары һәм аны белгән кешеләр шулай атый.

«Күкләр генералы»
«Күкләр генералы»

Авиация генерал-майоры Камил Әхмәт улы Мәхмүтовны дуслары һәм аны белгән кешеләр шулай атый.

 

Авиация генерал-майоры, атказанган очучы Камил Әхмәт улы Мәхмүтов бүген үзенең чираттагы туган көнен билгели. Хәрби көчләр һәм ПВО ветераннар советы рәисе актив тормыш рәвешен дәвам итә. Ул ветераннар, укучылар белән еш очраша, яшьләр арасында патриотик рух тәрбияләүдә зур эш алып бара.

 Шулай ук “Чишмә” Белоруссиядә яшәүче  татар-башкортларның иҗтимагый оешмасы  вәкиле дә. Хөрмәтле генералабызны туган көне белән котлыйбыз, иң изге теләкләрне җиткерәбез. Бүген без сезгә генералның үзе белән очрашудан соң туган,  “Өмет” гәзитендә дөнья күргән мәкаләдән өзекләр китерәбез. Камил Мәхмүт улы кебек генерал белән шәхсән танышырга, сөйләшергә, аралашып яшәргә форсат тудырган язмышыма рәхмәтлемен...

“Минемчә, очучы өчен “яраткан самолет” дигән әйбер юктыр, чөнки

һәркайсында очу аның очыш биографиясендә аерым урын алып тора.

Ул аның гомер өлеше, яңа тәэссоратлары, яңа кичерешләре, тойгылары һәм ачышлары”.

Бороновичидагы аның карамагындагы авиация полкын көстәмә коралландырганда, Миг-31 самолетларында зур очу тәҗрибәсенә ия Камил Әхмәт улы Су-27 очкычын беренче булып һавага күтәрә һәм хәрби ракеталар белән атыш ясый.

 Аның төп эш урыны һәрвакыт самолет кабинасы булса, эшкә өйрәтү алымы: “Минем кебек эшлә!” 1991 елда очучы-снайпер генерал-майор К. Ә. Мәхмүтовка  “СССРның атказанган хәрби очучысы” исеме бирелә.

Ул яраткан хезмәтенә 35 ел гомерен багышлый. Шушы еллар агышында 3000 гә якын сәгать һавада оча, 12 яңа төр самолетны өйрәнә, йөзләрчә хәрби очучылар тәрбияли, дистәләгән эскадрилья һәм полк командирына остаз була.

“Мин үземнең гомеремдәге беренче Як-18 очкычына ничек карыйм

Ул миңа күкләрне ачты. Аның белән мин хәрби авиациянең ни икәнлеген аңладым.

 Ә тотып алучы истребитель Су-9 да мин 12 ел очтым. Өлкән очучыдан полк командирына кадәр юлны аның белән үттем.

Су-15 очкычы да безнең авиациядә югары хөрмәт казанды. Ул илебезнең күкләре иминлеген бөтен чикләре киңлегендә саклады.

Миг-23 хәрби авиациядә революция ясады. Аның беренче булып канаты геометриясе үзгәртелде. Аның белән очышлар бөтенләй икенче төс алды.  Очыш-утырыш характеристикасы, маневрлы һава явы алып баруы үзгәрде.

Авиация биографиясендә аерым урын алып торган Миг-25 шулай ук бик күп өлеш кертте. Аның сәгатенә 3000 чакрым тизлек белән очуы, 20000 м түбәгә  күтәрелүе рекордлы тизлек булды. Бу очкыч НАТО разведчиклары өчен чын дошманга әверелде”.

Тумыштан канатлы булып туганнар өчен ирешелмәс биеклекләр юк ул. Камил Әхмәт улы шулай сафта калучы кыю милләттәшебез.

Бүген Белоруссиядә яшәүче милләттәшебез, авиация генерал - майоры Камил Әхмәт улы Мәхмүтовка арытаба ныклы сәламәтлек, акти вэшчәнлек телибез. Кешенең яшьлеген кире кайтарып булмый, шунысы үкенечле кебек, әмма Камил Әхмәт улы кебек ир-егетләр гомер буенча рухташ һәм остаз булып, күп яшьләрне тәрбияләүдә зур эшләр башкара. «Күкләр генералы» Камил Мәхмүтовның тормыш юлы да яшьләргә үрнәк булсын иде.

 

 

«Күкләр генералы»
«Күкләр генералы»
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: