Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 Май 2022, 14:33

Королева сумкасында ниләр бар?

Гел сәяси низаг, илләр тарткалашы турында гына гәп куертмыйк, җәмәгать. Бүген асылсөяк галиҗәнапләре сумкаларында бераз казынып алыйк әле.

Королева сумкасында ниләр бар?
Королева сумкасында ниләр бар?

 

 

Бөек Британия королевасы Елизавета II затлы һәм купшы сумкасына ниләр салып йөри дип уйлыйсыз? Мода эксперты Гок Ван белдерүенчә, Елизавета сумкасына иннек һәм укыр өчен күзлек салып йөртә. Королева халкы арасына һәр чарага төрле төстәге күн сумкалар тотып чыга.

            Иннек һәм бәләкәй көзгесеннән башка, Елизавета II, чиркәүдә сәдәка итеп салу өчен, сумкасына пөхтә итеп бөкләнгән 5 яисә 10 фунт стерлинг акчалар да сала икән. Шулай ук аның сумкасынада запас бер пар перчатка, кулъяулык, бөтнектән ясалган суыра торган кәнфит һәм авторучкасы бар.

            Елизавета II халык арасына чыкканда, һичшиксез, үзе белән зонт та ала. Королева, киемнәре һәм эшләпәләре төсенә яраклаштырып, үтәкүренмәле зонтларны төрле төсләрдә шәхсән үзенең заказы буенча ясатып ала.

            Әйткәндәй, 70 ел тәхеттә утыручы королева Елизавета соклангыч озын гомерле - быел аңа 96 ел тулды. Тәхеттә 100 яшьне дә каршылар әле әбекәй!

tr.pinterest.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: