Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 Май 2022, 14:15

Менә нинди икән ул, «Бабай утары»!

Бер көнлек сәяхәт.    

Менә нинди икән ул, «Бабай утары»!
Менә нинди икән ул, «Бабай утары»!

Бер көнлек сәяхәт.

 

Башкортстан Республикасының максатлы программасына ярашлы Чакмгышта өлкән яшьтәгеләр өчен “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгенә бер көнлек сәяхәт оештырылды. Автобуслар да уңайлы булды, күңелле гәпләшеп, килеп җиткәнебезне сизми дә калдык.

   Гүзәл табигатъ кочагына – ылыслы агачлар үскән таулар итәгенә сыенып утырган, чын мәгьнәсендә этноавыл итеп төзелгән  ул “Бабай утары”. Өч гасырлык тарихны күзалларлык итеп гаятъ дәрәҗәдә оста эшләнелгән . Экскурсовод, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Хәкимова сүзен тарих төпкеленнән башлады. “Кемнәр  соң без, Төмәнәк бабай?”дип аталган китап-белешмә белән таныштырды. Сигез ревизия документларын эченә алган кыйммәтле мирас бу. 600 битле, ягьни авылның һәр гаиләсенә бер бит багышланган. Нәсел тамырлары барланып шәҗәрәләр төзелгән.                                                                                          

 Биләмәдәге һәрнәрсә чал тарих чагылышы. Салам түбәле – кысалы читән йортны күргәч, 17 гасырда гомер кичергәннәрнең көнкүреше  күз алдына басты. Арытаба –18, аннары 19 гасырларда яшәгән бабаларыбызның  яшәү рәвешен күрдек. Сәман кирпечтән эшләнгән өйләрдә тормыш күпмедер дәрәҗәдә уңайлашкан, кулланыш кирәк-яраклары да арта барган.  Янында алачык, кара мунчасы, умарталык,  үрдәк-казлар, хәтта, аккош  йөзеп йөргән балыклы буасы да бар. Дин тотучылар мәнфәгате дә кайгыртылган. Утарда кечкенә мәчет урнаштырылган. Гомумән, Төмәнәк авылының ватанпарвәр улы, Русия Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, җырчы-композитор Фәнир Гыйльметдин улы бу изге эшне авылының 325 еллык тарихын мәңгеләштерү, яшь буынга бабаларыбызның  үткәнен  күрсәтү максатыннан башкарган.                                                          

Замандашыбызның зиһен көче, тарихи үткәннәрне яхшы белүе, изге ниятен тормышка ашыруда танылган осталарны җәлеп итә алуы менә шундый могҗиза тудырган. Чувашия Республикасыннан махсус кайтартылган, гасыр ярым тарихы булган, әле дә эшкә яраклы җил тегермәне әллә кайдан  игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Экспонатлар шулай төрле җирләрдән җыелган. Зөлфирә ханым бу җәһәттән чакмагышлыларның өлеше булуын да билгеләде. Беренче карашка биредә һәр нәрсә булдырылган,  инде максатка ирешелгән кебек. Әмма камиллекнең чиге  юк, диюләре хактыр. “Йолдыз” крестъян – фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнир Галимов “Бабай утары”н тагын да үстерү- киңәйтү уе белән яна. Яңа ел алдыннан фермер хуҗалыгы РФ Хөкүмәте грантын откан. Шул өч миллион сумга тагын 1,5 милллион сум өстәп уй-планнарын тормышка ашырырга җыена дип ишеттек.

Хәзер инде ачык һавадагы “Бабай утары” этнографик музееның даны  еракларга таралган, олысын-кечесен үзенә тартып торган урын. Аның биләмәсендә игътибарга лаек зур чаралар үтеп кенә тора. Мәсәлән, үзешчән фольклор ансамбльләрнең “Җырлыйк әле” төбәкара фестивале.

 

Биредә елның кайсы мизгелендә дә ял итеп була. Туйлар, юбилейлар үткәрү  матур традициягә әверелгән. Читтән килгәннәр өчен кунакханә бар. Кафе, ашханә пешекчеләре кунакларны милли ашларыбыз белән сыйлый. Сыйфатлы ат итеннән әзерләнгән ризыкларга ( аеруча казылыкларга) сорау зур.                                                        

Авылда дистәдән артык чишмә бар. Шуларның берсе “Инәкиләр” чишмәсендәге төзеклеккә –хозурлыкка таң калдык. Хәстәрлекле куллар утыртып тәрбияләгән чыршылар да инде матур булып үсеп киткәннәр. Гомумән, бу як халкының матурлыкны тудыруга, табигатъне саклауга зур игътибар бирүе күренде. Авылның бүгенгесе, халыкның яшәеше белән таныштырды Зөлфирә ханым. Монда 1200 кеше яши. Халык эре мал тота, кош-корт асрый, яшелчә-җимеш үстерә, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр бар. Шәһәргә якын торганлыктан, тормышны авылларында коралар, йөреп эшлиләр. Һәр өй саен берничә җиңел машина исәпләнә. Шулай итеп, авыл яши, төзекләнә, яңа урамнар арта, әле йорт салырга җир сорап 200 кеше гариза язган.                        

Төмәнәк авылындагы “Ак мәчет”тә булу да экскурсия программасына кертелгән иде. Чынлап та соклангыч икән –150 кешегә исәпләнгән зур залы дини йолаларны уздырырга мөмкинлек тудыра. Ислам динен, гарәп телен өйрәнү өчен уку бүлмәләре җиһазландырылган. Ял итү, чәй бүлмәсе һәм башка уңайлыклар бар.                                                                                    Әйбәтне күрү рәхәт, таза –сау булып юллар үтү үзе бәхет. Сәфәребез уңышлы булды.

Рәзифә Cәхапова.

Чакмагыш районы.

Менә нинди икән ул, «Бабай утары»!
Менә нинди икән ул, «Бабай утары»!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: