Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 Май 2022, 22:51

Химик матдәләр... симертә?!.

40тан артык галим үз мәкаләләрендә тирә-як мохитне пычратучы химик матдәләрнең кешеләрне симерүгә китерүче сәбәпләрнең берсе дип атаган.

Химик матдәләр... симертә?!.
Химик матдәләр... симертә?!.

Галимнәр кеше тәне торышына йогынты ясаучы 50гә якын химик матдәне ачыклаган. Бисфенол А, фталат, пластик өстәмәләр, пестицидлар, һава пычратучы матдәләр шушы исемлеккә кергән. Аларның кушылмасын обесогеннар дип атаганнар. Алар суда, тузанда, туклану продуктлары төргәкләрендә, шәхси гигиена чараларында, көнкүреш әйберләрендә һәм тазарту чараларында булуы мөмкин.
Галимнәр раславынча, май күзәнәкләре күләмен үзгәртеп һәм кешеләргә тамаклары туюын аңларга булышучы сигналларга йогынты ясап, обесогеннар организмның матдәләр алмашын боза. "Асылда, тирә-як мохиткә чыгарып ташланучы химик матдәләр тискәре йогынты ясыйлар. Алар күзәнәкләрне беркайчан да эшләмәс эшләрне башкарырга мәҗбүр итәләр. Шундыйларның берсе - тәндә май катламы барлыкка килүе",- дип белдерә Америка эндокринологы, Калифорния университеты галиме Роберт Ластиг.
Моңа кадәр үткәрелгән тикшеренүләр җир йөзендә һава пычрануы һәм химик матдәләр чыгарып ташлануы елына 9 миллион кешенең үлеменә сәбәпче булып торуын күрсәткән. 2015 - 2019 еллар эчендә экология начараюы аркасында глобаль кеше үлеме 7 процентка арткан.

Фото: prohz.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: