Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 Май 2022, 11:55

Никахлашкан парларның йокысы туямы?

Йокылары туймаган гаиләлеләргә нишләргә?

farpost.ru
Фото:farpost.ru

Төньяк Уэльста яшәүче 40 яшьлек Луана Рибейра гаиләдә йокыны туйдыруның көтелмәгән ысулын атады. Ул өйләнешкән парларны аерым бүлмәләрдә йокларга чакыра.

Рибейраның гаилә коруына 6 ел. Әмма никахның тәүге көннәреннән үк ул ире белән аерым бүлмәләрдә йокларга карар иткән. Бу килешүгә ярашлы, хатын һәркөн иртән ирен елмаеп каршы ала икән. Аерым йокыга балалар да комачауламаган: гадәттә ул ире белән улларын йоклата. Ә кече кызлары  төнлә уянса, аның янына хатын үзе тора.

Барлык парларга да Рибейра моны киңәш итә. “Гадәттә безнең һәрчак йокыбыз туя. Моның нәрсәсе бар инде диярсез. Әмма шәхси тәҗрибәмнән дә, дусларым сүзләреннән дә ир белән хатын бергә йоклаган очракта еш кына йокы туймавын беләм, – ди ул. – Йокы туймаганда кеше арый, арыганлык исә ярсучанлык хисе тудырырга мөмкин, ул чакта гаилә мөнәсәбәтләренең дә  бозылуы бар”. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: