Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 Май 2022, 19:13

Үзе – кәрт, үзен ашыйлар...

Япониядә туристлар һәм альпинистлар өчен ашарга яраклы булган уен кәртләре чыгарыла икән.

Үзе – кәрт, үзен ашыйлар...
Үзе – кәрт, үзен ашыйлар...

Япониядә туристлар һәм альпинистлар өчен ашарга яраклы булган уен кәртләре чыгарыла икән.

   Кәртләр чиста-сыйфатлы продуктлардан ясалган пастадан эшләнә. Әнә шул пастаны юка гына итеп җәяләр дә, кызуда китперәләр һәм аннан соң дүрт почмаклы кисәкләргә турыйлар. Анда рәсемнәр дә зарарсыз буяулар белән төшерелә.

   Ит, балык, яшелчә тәме һәм исләре килеп торган әлеге товарга сорау искиткеч зур ди. Аларны эшләп чыгаручы фирма һәр көнне меңгә якын колода кәрт сата, имеш.

Фото: casinozru.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: