Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 апрель 2022, 12:10

Дачада вак терлек асрарга рөхсәт итәрләрме?

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Юлия Оглоблина, ярдәм сыйфатында, дача хуҗаларына тавык һәм сарык-кәҗә асрарга рөхсәт итәргә кирәк дип саный.

Дачада вак терлек асрарга рөхсәт итәрләрме?
Дачада вак терлек асрарга рөхсәт итәрләрме?

Тик әле дача хуҗаларына авыл хуҗалыгы терлекләрен асрау тыела. "Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Әлеге вакытларда Думаның аграр мәсьәләләр буенча комитетында законга үзгәрешләр кертү яклы фикер алышабыз. Законга үзгәрешләр кертелгән очракта, дачаларда кош-корт, йорт куяны, кәҗә-сарык маллары асрау рөхсәт ителәчәк",- ди депутат бакчаларында вак терлек асрарга теләүчеләр күңелендә өмет чаткылары кабызып.
Әлегә исә закон дачада йорт хайваннарын асрауны тыя. Законга буйсынмаган кешеләргә 10-20 мең сум күләмендә штраф салына.

Фото: zhiznmechty.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: