Автомобиль юлларының өске катламы итеп файдаланырга яраклы әлеге материал һава температурасы сикерешләренә каршы тору көченә ия, ремонт ихтыяҗын киметеп, асфальтны яргаланудан саклый ала. Яңа түшәмәне файдалану юлларны 30 ел буена яңартмау мөмкинлеген бирәчәк.
Инновацион материалны 50 градус эсселектән алып 50 градус салкынга кадәр файдаланырга ярый, дип раслый галимнәр. Яңа материал автомобиль тормоз юлын кыскартырга һәм юлларда автомобиль һәлакәтләре санын киметергә дә булышачак. Яңалык патентланган, дөньяда аның башка аналоглары юк.
Мондый юлларны тизрәк күрсәк иде инде!