Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 апрель 2022, 17:11

Кем Сез? Гүзәл ханыммы?

Әлбәттә, һәр хатын-кыз үзен гүзәл зат вәкилемен дип саный...

Кем Сез? Гүзәл ханыммы?
Кем Сез? Гүзәл ханыммы?

Әлбәттә, һәр хатын-кыз үзен гүзәл зат вәкилемен дип саный. Әмма чын мәгънәсендә гүзәл зат булыр өчен ким дигәндә шушы гади генә кагыйдәләрне белергә кирәк.

Хатын-кызны елмаю бизи!
Елмаеп йөргән ханым бер төркем караңгы чырайлы хатын-кызлар арасында шунда ук күзгә ташлана. Аңардан яктылык, уңай энергия бөркелә. Компаниянең үзәге буласыгыз килсә, гел позитив дулкында булыгыз! Караңгы чырайлы кешеләр белән берәүнең дә  аралашасы килми. Чибәр туташлар ачык була, балкып тора, каш җыерып, йөз чытып йөрми – шуны истән чыгармагыз!

Чәчләр каралган булсын!
Хатын-кыз матурлыгы турында сөйләшкәндә, әлбәттә инде, чәч һәм прическа турында да әйтми булмый. Чәчләр – тырнаклар, тешләр, тән тиресе кебек үк – кешенең сәламәтлеген чагылдыра. Затлы хатын-кызда ул тиешле дәрәҗәдә каралган булырга тиеш. Чәч төпләре агара башлаган, очлары чатланып беткән, юылмаган чәчләр нәзакәтле, нәфис кызларга да юбалгы хатын кыяфәте бирә.

Башкалар ихтирамын ничек яуларга?
Затлы хатын-кыз дуслары, коллегалары, ир-атлар, гомумән, җәмәгатьчелек тарафыннан һәрвакыт хөрмәт тоеп яши. Ә моңа ничек ирешергә? Беренче чиратта үзеңнән, үзеңне яратудан башларга кирәк. Монда сүз эгоизм турында бармый. Үзеңә игътибар булдыру, сиңа канәгатьлек бирә торган шөгыльләргә вакыт табу, үз күңелеңне күрә белү турында әйтергә телибез. Онытмагыз: үзенә хөрмәт белән караган хатын-кызны гына башкалар да хөрмәт итә!

Гардеробың – күңелең көзгесе!
Кием – хатын-кыз образының бик мөһим элементы. Затлы хатын-кыз яхшы гардеробы белән дә аерылып тора. Яхшы гардероб төшенчәсе кием түбәндәге параметрларга туры килергә тиеш дигәнне аңлата:
а) актуальлек (модалы кием яки антитренд);
б) размер (зифа гәүдәле хатын-кызга иләмсез зур яки кысан киемнәр кию килешми);
в) киемең үз яшеңә туры килсен (затлы хатын мини итәк кими, артык ачык түшле киемнәрдән йөрми);
г) урын һәм вакыт (затлы күренергә теләсәң, кайсы киемне кайчан һәм кайда кияргә кирәген анык бел).

Затлы нәсел баласы булуыгызны раслагыз!
Ни кызганыч, безнең җәмгыятьтә алда саналган бар кагыйдәләрне дә тиешеннән артык үтәп тә, монысын онытучылар күп. Киенә, бизәнә-ясана белсә дә, кеше арасында үзен дөрес тота белмәүчеләр турында сүз бара. Ә бит җәмгыятьтә үз-үзебезне ничек тотуга карап, нинди гаиләдә үсүебезгә бәя бирәләр. Затлы хатын-кыз башкалардан балачакта ук үзендә тәрбияләнгән әдәплелек, тыйнаклык, җәмгыятьтә үзен тота белү кебек сыйфатлары белән аерылып тора.

Кыскасы, матур булыгыз, әдәпле булыгыз, гүзәл ханымнар!

 

Кем Сез? Гүзәл ханыммы?
Кем Сез? Гүзәл ханыммы?
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: