Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 апрель 2022, 20:57

Таштан кәгазь ясап буламы?

"Була!" ди белгечләр. Русиядә бәдрәф, офис һәм китап кәгазен тиздән таштан ясый башлаячаклар дип раслый алар.

Таштан кәгазь ясап буламы?
Таштан кәгазь ясап буламы?

Традицион агач целлюлозасыннан ясалган кәгазь белән бергә, таш кәгазьне известьтән һәм полимердан җитештерә башлау күзаллана. Известьтән катыргы, офис, китап һәм бәдрәф кәгазьләре ясарга мөмкин икән. "Әгәр илдә киңкүләм җитештерү аякка бастырылса, аның бәясе гадәти кәгазь бәясе кадәр, хәтта аннан да арзанрак торачак",- дип раслый икътисадчы Алексей Елсуков.
Шундый кәгазьне өлгер японнар җитештерә башлаган да инде. Бу җәһәттән Үзбәкстанның да уй-ниятләре бар. Төркия дә шундый ук проектка тотыначагын белдерә.
Елсуков белдерүенчә, Русиядә известь запаслары хисапсыз. Известьтән ясалган кәгазьне агартасы да түгел, ул зарарлануга тотрыклы, дымга да чыдамлы. Өстәвенә, ул экологик таза һәм тиз таркала.

Фото: fergana.site

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: