Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 апрель 2022, 23:14

Бәрәңгенең көчен белегез!

Ул калий, кальцийга, С, РР һәм В төркеме витаминнарына, фосфор һәм тимергә бай.

Бәрәңгенең көчен белегез!
Бәрәңгенең көчен белегез!

Туклану, биотехнология һәм азык хәвефсезлеге федераль тикшеренү үзәге табиб-диетологы Наталья Денисова бәрәңгенең крахмал һәм буш калорияләр чыганагы гына була ала дигән дөрес булмаган карашны кире кагып, бу яшелчәнең файдалы үзенчәлекләрен атады. Белгеч фикеренчә, бәрәңге югары кан басымы билгеләрен җиңеләйтүдә алыштыргысыз продукт.
Бәрәңге калий, кальцийга, С, РР һәм В төркеме витаминнарына, фосфор һәм тимергә бай. Ул шулай ук җиңелчә бәвел куу үзенчәлекләренә ия, шуңа да югары кан басымы һәм йөрәк-кан тамыры авырулары булган кешеләргә файдалы.
Белгеч бәрәңгене кабыгы белән суда яисә мичтә пешереп ашарга киңәш итә. Шулай пешергәндә аңарда максималь файдалы матдәләр саклана. Кыздырылган бәрәңгедән баш тарту яхшырак, чөнки кыздырылган бәрәңгедә витаминнар һәм микроэлементлар калмый диярлек. Аның каравы калориясе арта: 100 грамм пешкән брәңгедә 70 - 80 килокалорий булса, кыздырылганында 100 граммга 200 - 300 граммга кадәр җитә.
Бәрәңге компресслары иртәнге шешенүләрне җиңәргә булышса, суты исә гастритны җиңеләйтә, ялкынсынуга каршы көрәшә һәм яраны төзәтү көченә ия.

Фото: sadgrad.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: