2020 елда үткәрелгән тикшеренүләргә ярашлы, бу җимеш сезонлы салкын тию авыруларын йоктыру ихтималлыгын да киметү көченә ия. Банандагы эшкәртелми торган аксым төре, ягъни банан лектины, гриппның төрле штаммнарына каршы уңышлы көрәшә.
Диетологлар раславынча, банан ашау колоректаль яман шеш куркынычын киметергә булыша. Чөнки банан резистент крахмалга бай, ул исә яман шеш ихтималлыгын киметә, операциядән соңгы катлаулыклардан саклый, шулай ук ашкайнату трактындагы бактерияләргә уңай йогынты ясый. Гыйльми тикшеренүләргә караганда, резистент крахмал, ашкайнату системасы эшчәнлеген нормага китереп һәм артык килограммнардан арындырып, липид матдәләр алмашы эшчәнлеген стимуллаштырырга ярдәм итә.
Физик күнекмәләр алдыннан банан ашау хәлле һәм актив булырга булыша. Белгечләр үткәргән тәҗрибәдә спорт белән шөгыльләнер алдыннан банан ашаган кешеләр, протеин батончиклары ашаучыларга караганда, чыдамрак һәм активрак булган.