Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 апрель 2022, 09:27

Бүген В.И Ленинның туган көне

Без ничек һәйкәл куйдык.

Бүген В.И Ленинның туган көне
Бүген В.И Ленинның туган көне

Без ничек һәйкәл куйдык.

 

1967 елда Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә Чакмагыш районының күп кенә авылларында В.И.Ленин һәм Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлеген хөрмәтләп, һәйкәлләр куелды. Бу эш белән КПСС райкомының икенче секретаре Рәис Имаев җитәкчелек итте. Ул Уфага барып, рәссамнар идарәсенә заказ бирде.

1967 елның 7 ноябренә район үзәге Ленин бабайлы булды. Гипс һәйкәлне район Советы бинасы каршындагы мәйданга бастырып куйдык.

Еллар үтте. Чакмагыш район Советы рәисе итеп Р.Имаев сайланды. Мин комсомол аппаратында эшләп йөрим. Көннәрдән бер көнне үз бүлмәсенә дәште бу мине.

–Ленин бабайның һәйкәлен игътибар белән караганың бармы

синең? – ди Рәис Зәйнетдин улы.

– Һәйкәл тора инде. Әлегә бик матур. Күп район үзәкләрендә ул юк, –дип җавап бирдем.

-Шулай да син игътибарлап карап кер әле.

         Чыгып карасам, Ленин бабаебыз чүгә башлаган. Ботлары юанайган, аркасында бөкре чыга башлаган, борын канатының бер ягы кителеп төшкән.

- Я, ничек? – ди Рәис Зәйнетдин улы, мин урап кергәч. – Күрдеңме

инде? Гипс һәйкәл озакка чыдамый ул. Граниттан төзергә кирәк. Комсомоллар һәм яшьләр өмәләр ясап, акча җыйсыннар.

         Озак та үтмәде, Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбенең комсомол оешмасында гомум җыелыш узды. Ленинга яңа һәйкәл төзергә, бу максатта комсомоллар, пионерлар көче белән металл сыныклары, кәгазь җыярга дигән мөрәҗәгатькә барлык мәктәпләр дә кушылды. Металл һәм кәгазь тапшырудан кергән акча ВЛКСМ райкомы исәбенә күчерелде.

Шул чорда Р.Имаев белән район мәдәният бүлеге мөдире Д.Батталов Ленинградка барып, андагы художество мастерское белән килешү төзеп кайтты. Һәйкәл 19 мең сумнан артыгракка төшәчәк диделәр.

Бервакыт миңа Р.Имаев шалтыратты:

- Ленинградлылар акча сорый, күчерергә кирәк.

– Ярый, тик ВЛКСМ өлкә комитетының рөхсәтеннән башка ул акчаны күчерергә ярыймы икән? (Ул көнгә комсомол кассасына биш меңләп акча җыелган иде).

– Иртәгә мин Уфага барам, беренче секретарегез Ярлыкапов янына керермен.

         Икенче көнне ул янә шалтырата:

- Уфада булдым. Ярлыкаповны күрдем. Күчерергә рөхсәт бирде, –

диде.

         Биш мең сум акча июнь аенда Ленинградка күчте. Без моны ярты еллык финанс отчетында күрсәттек. Өлкә комитетының бухгалтерия хезмәткәрләре бу нинди акча, без берни дә белмибез дип тавыш күтәрде. Мәсьәлә Өлкә Комитет секретарьларына җиткерелде. Чакмагышның комсомоллар җитәкчесе Басыйровны рөхсәтсез акча туздырганы өчен бюро утырышына, “сыртын каезларга” чакырдылар. Мин хәлнең ничек булганын, райсовет рәисенең иптәш Ярлыкапов белән очрашуын сөйләп бирдем.

- Әйе, килгән иде ул. Мин аңа карарбыз, тикшерербез, дидем. Тик

безнең карар булмыйча син барыбер акчаны күчерергә тиеш түгел идең.

         Миңа шелтә бирделәр һәм шунда ук “Чакмагышта комсомоллар һәм яшьләр акчасына Ленин һәйкәле төзергә”дигән шартлар белән 20 мең сумлык смета һәм һәйкәлнең проектын расларга дигән карар да кабул ителде. Бәхеткә каршы, бу утырыштан бер генә атна элек ВЛКСМ Үзәк Комитеты комсомоллар һәм яшьләр акчасына 50 мең сумга кадәр хактагы һәйкәл куярга мөмкин дигән карар кабул иткән булган. Ә элекке инструкция нигезендә 5 мең сумга кадәр генә рөхсәт ителгән.

Өлкә комитетының карарын кулга тотып кайткач, иркенләп эшли башладык. Р.Имаев белән Д.Батталов янә Ленинградка барып кайтты.

Һәйкәл эшләнеп беткән, хәзер инде аның урынын билгеләргә кирәк, диделәр. Шул чорда Ленинградтан һәйкәлнең скульпторы һәм архитектор килде. Алар безгә Чакмагышның ике катлы райсовет бинасы каршына куелачак мәһабәт гәүдәле Ленин бабаебыз бик үк килешеп бетмәячәген, матур архитектура ансамбле булмаячагын әйтте. Шуның өчен безнең һәйкәлне икенче заказчыга бирергә, ә безгә тәбәнәгрәк буйлы икенче Ленинны эшләргә булганнар.

  Яңа һәйкәл 15 мең сум торачак икән. Ә килешү буенча 19 мең күчерергә тиеш идек. Аермадагы 4 меңгә алар безгә картиналар бирергә булды. Шуның белән алар отышта калды. Чөнки рәссамнәр остаханәсеннән таш сыннарны сатып алалар, ә картиналарга хуҗа юк икән.

Комсомоллар көче белән 15 мең акча җыйдык, ә калганын җыю авырлашты. Калган дүрт меңен бай “Победа” колхозы күчерде. Картиналар да аларга кайтты. Әгәр Имәнлекул авылына барып, элекке “Победа” колхозының ял йортына керсәгез, стеналарда картиналар күрерсез. Картиналар тора, тик ял йортының хуҗасы гына үзгәрде – бу бинаны Башкортстанның Почта идарәсенә саттылар.

Ниһаять, гранит һәйкәл кайтты. Искесе урынына яңасын куйдык. Янә дә барыбыз да өмәдә катнаштык. Шуннан бирле тора ул. Җыйнак кына, матур гына һәйкәл. Торсын ул, бүгенге идеология туры да килмәсен ди, әмма безнең тарих билгесе булып тора бирсен.

Бу язма билгеле журналист, язучы, төбәк тарихын өйрәнүче Хәйдәр абый Басыйровның истәлекләреннән алынды.

Фото: maple-butter.herokuapp.com

Бүген В.И Ленинның туган көне
Бүген В.И Ленинның туган көне
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: