Болар кызыклы!
15 Апреля 2022, 07:41

Кием-салым сатып алуны киметергә чакыралар

Дөнья экологлары планетаны коткару өчен кием-салым сатып алуны киметергә чакыра.

Кием-салым сатып алуны киметергә чакыраларКием-салым сатып алуны киметергә чакыралар
Кием-салым сатып алуны киметергә чакыралар

Кешеләр яңа әйберләр куллануны 75 процентка кадәр киметергә тиеш, дип белдерә алар.
Тикшеренүчеләр фикеренчә, моданы "сүлпәнәйтү" экологиягә генә түгел, кешеләргә дә булышачак. Әгәр һәр кеше озак хезмәт итәргә яраклы кием-салым алса, искергәч аны эшкәртүгә тапшырса, бу глобаль җылыту тизлеген акрынайтырга булышачак икән.
Кием-салым озаграк хезмәт итсен өчен, иске кием ертылса, ямау салып кияргә дә киңәш итәргә базнат итә экологлар. Әйберләрне таныш-тонышлар белән алмашырга, яисә таныш булмаган кешеләргә бирергә тәкъдим итә алар.
Белгечләр соңгы 15 елда кием-салым җитештерү күләменең икеләтә артуын, ә аларны кию вакытының 40 процентка кадәр кыскаруын дәлилли. 2022 ел башыннан "H&M" һәм "Zara" "тиз" мода гигантлары икесе бергә 11 меңгә якын яңа кием моделе чыгарган. Ә менә Shein популяр бренды 315 мең модель җитештергән! Бу кадәр күләм планетаны калдык-постыклар белән пычратуга китерә дип чаң кага экологлар.
Күптән түгел БМО кешелек дөньясын һәлакәттән коткару буенча төп ысулларны атады. Климат үзгәрүе буенча экспертлар фикерләвенчә, углеродны тоту технологиясен файдалану зур әһәмияткә ия. Шулай ук кешеләрнең яшәү рәвешләрен үзгәртүләре: ит ашаудан баш тарту, авиаочышларны, акланмаган сатып алуларны киметү һәм йортларда контрольсез энергия исраф итү дә хәлиткеч роль уйный аларча.

Фото: info67.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас