+28 °С
Болытлы


***
Берәү, теш куйдырырга баргач, табибка ялган акчалар түли. Теш табибы моны судка бирә. Теш куйдыртучы судта болай дип җавап бирә:
-Ул миңа куйган тешләр дә чын түгел иде бит...
***
Төн уртасында ишек шакыйлар.
-Кем анда?
-Ачыгыз, милиция!
-Өйдә беркем дә юк.
-Ә кем сөйләшә?
-Сезнең колагыгызга гына ишетелә.
-Ә нигә бүлмәдә ут яна?
-Хәзер сүндерәм.
***
-Доктор, мине баш авыртуы бик җәфалый.
-Кайчаннан бирле?
-Тумыштан ук.
- Ә аңарчы авыртканы бар идеме?
Фото: citifox.ru